Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакайга ТР урман хуҗалыгы министры килде

Бүген районыбызга Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эшлекле визит ясады.

Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә Азнакай урманчылыгы һәм Азнакай урман хуҗалыгы учреждениеләренең хисап җыелышында катнашты.

2021 елгы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рәфис Галиуллин сөйләде. Бүген безнең район территориясен 32 мең гектар урман били. 2021 елда урманчылык территориясендә 80 га мәйданда урман культуралары утыртылган, киләсе ел өчен 73 га җир әзерләнгән. Урманчылар теплицада 232 мең төп агач үсентесе үстергән булган, аларның 41 меңе – ылыслы культуралар.

Киләсе елга 3100 килограмм орлык әзерләнгән. Рәфис Галиуллин монда мәктәп укучыларның да ярдәмнәре зур булуын ассызыклады. Җитәкче үзенең чыгышында урманнарны чүпләү мәсьәләсенә аерым тукталды.

– Кешеләр үзләреннән соң урманнарда чүп калдырып, анда янгын чыгу куркынычын бермә-бер арттыралар, шуны аңласыннар иде, – ди ул.

Очрашы барышында шулай ук башка җитәкчеләрнең дә чыгышлары тыңланды, аларга нәтиҗә ясап, Равил Кузюров районыбыз урманчылары эшчәнлегенә уңай бәя бирде, республикада бу тармакта башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

– Азнакайга мин шатланып киләм, чөнки монда табигатьне яраткан кешеләр яши. Ел саен олысы-кечесе агач утырту өмәләрендә катнаша, меңләгән төп агач утыртыла. Без бу юнәлештә район җитәкчелеге, аеруча район башлыгы Марсель Шәйдуллинның да ныклы ярдәмен тоябыз., – диде министр.

Ул шулай ук бүген районнарда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга ныклы әзерлек эшләре алып барылуын билгеләп, әлеге юнәлештә контрольлекне арттыруны сорады.

Очрашу азагында хезмәт ияләренә ведомство бүләкләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев