Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакайга экология министры урынбасары килде

Азнакайга эшлекле визит белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов килде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашканнан соң ул ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль бүлегендә булды.

Күчмә утырышта Азнакайдан тыш Мөслим, Ютазы, Баулы районнары хакимият вәкилләре дә катнашты.

Узган ел район экологлары тарафыннан күзәтү эшчәнлеге буенча 474 тикшерү уздырылган. Аның барышында хокук бозуның 311 очрагы теркәлгән, 280 беркетмә төзелгән. Табигать закончалыгын бозучыларга 3 миллион сумнан артык штраф салынган.

Хокук бозуларның күпчелеге куллану калдыклары белән эш итү нормалары үтәлмәү белән бәйле.

Башка елдагы кебек быел да республика, шул исәптән безнең район территориясе рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын һәм башка экологик кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан министрлык вәкилләре тарафыннан вертолеттан күзәтеләчәк.

Әйләнә-тирәнең закончалыкларын саклауда Айрат Шиһапов җитәкчеләрне халык, мәктәп укучылары белән актив эшләргә чакырды. Алар өчен махсус бәйгеләр дә оештырыла.

Киңәшмә барышында министр урынбасары район җитәкчеләрен борчыган сорауларга җаваплар да бирде.

Очрашу азагында бүлек хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре, районның 90 еллыгы медальләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев