Быелгы көздә район буенча 10 гектар урман утыртылачак
Бүген район җитәкчелеге белән берлектә урман хуҗалыгы, оешма-учреждение хезмәткәрләре, экологлар, укучылар, яшьләр тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр.
Акциядә катнашучылар Сабантуй мәйданы янәшәсендәге урман территориясендә дүрт гектар мәйданда нарат агачлары утырттылар.
– Нарат үсентеләрен Саба селекция-орлыкчылык үзәгеннән алып кайттык, аларның үсеп китү мөмкинлеге йөз процентка кадәр, – ди “Азнакай урманчылыгы” җитәкчесе Эдуард Чикуров.
Урман утырту чарасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов сәламләп, әлеге игелекле акциядә читтә калмаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Киләсе атнада районыбызда “Татарстанның чиста урманнары” акциясе уздырылачак. Аның кысаларында урманнарны чистарту күздә тотыла.
Нет комментариев