Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакай экологлары бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

5 июнь – Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

Республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында әйләнә-тирә мохитнең торышын контрольгә алу максатыннан, 1994 елда Ык буе дәүләт инспекциясе оешкан. Азнакайда урнашкан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе  бүген Баулы, Ютазы, Мөслим районнарын да үз эченә ала.

Экологлар көне уңаеннан без идарә җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов белән очрашып, районда әлеге юнәлештә нинди эш алып барылуы хакында сөйләштек.

– Хәлил Салихович, табигатьне саклау юнәлешендә идарә нинди чаралар күрә?

– Идарәнең төп бурычы дүрт район территориясендә экологик куркынычсызлыкны, табигый ресурсларны саклау. Узган ел без табигатьне саклау законнары таләпләренең үтәлешен тикшерү буенча 197 тикшерү уздырдык. 88 хокук бозу ачыкланып, 141 кисәтү төзелде, штраф салу турында 34 карар  чыгарылды.

Туйкә, Уразай, Чалпы, Карамалы авыл җирлекләренә караган дүрт карьерга рекультивация ясалды. Шәһәрдә, Актүбә бистәсендә һәм берничә авылда санцияләнмәгән чүплекләр юк ителде.

Атмосфера һавасын һәм райондагы сулыклар торышын да һәрчак контрольдә тотабыз. Табигый сулыкларда 48 тапкыр тикшерү үтте, анализлар алынды.  Су объектларын саклау  буенча да хокук бозулар булып тора. Автотранспорт чараларының газларында һаваны пычратучы матдәләр күләмен тикшерү, контрольдә тоту максатында “Чиста һава” операциясе уздырыла. Узган ел тикшерелгән 442 машинаның 25ендә  зарарлы матдәләр билгеле нормативтан узган булып чыкты, хуҗаларга беркетмәләр төзелде.

Әңгәмәнең дәвамы – “Маяк” газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев