Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакай Бөтенрәсәй субботникка кушылды

Илебездә Бөтенрәсәй субботник бара, азнакайлылар да читтә калмады!

 

Күмәкләшеп эшләү ул – халкыбызның да, илебезнең дә күркәм бер гадәте. Уртак көч белән генә зур эшләрне башкарып була. Җирлегебез чисталыгы бары тик бездән тора – чүп-чарны тиешле җирдә ташларга, түгәргә, себерке, тырма кебек коралларны кулга алып, тирә-юньне матурларга, пөхтәләндерергә генә кирәк.

 

 

Районыбыз халкы бу эшкә зур җаваплылык белән килде: ямьле кояшлы көндә һәркем коралланып, кардан әрчелгән җиребезне, сукмак-юлларны, биналар тирәсен кипкән яфрактан, тузаннан, пычрактан арындыра. Оешма-предприятие хезмәткәрләре бергә иңгә-иң эшлиләр. Колор кибете хезмәткәрләре дә Бөтенрәсәй субботник буласын белеп, шушы изге гамәлгә кушылырга теләделәр, чөнки урамнарда чисталык, беренче чиратта, үзебезгә кирәк һәм үзебездән тора!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев