Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт программалары

Азнакай районында быел 34 ишек алды төзекләнә

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин “Безнең ишек алды” программасы буенча шәһәрдә эшләрнең барышы белән танышты.

Әлеге  республика программасы буенча 2023 елда районда 34 ишек алды төзекләндереләчәк. Аның 21 е – шәһәрдә, 9 ы – Актүбә бистәсендә, 4 се – Чемодур, Тымытык, Бирючевка авылларында. Бу эшләргә барлыгы 214 млн сум акча каралган.

“Мондый программа бары Татарстанда гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә шәһәребезнең йөзе матурлана, яшәр өчен уңайлыклар арта, халыкны дистәләгән елар борчыган мәсьәләләр хәл ителә. Киләсе елда бу программа тәмамлана”, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

 Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов белдергәнчә, барлык ишек алларында да эшләр башланган.

“Яңа тротуарлар, балалар уен мәйданчыклары,  кер элә торган урыннарны, тротуарларны, машина парковкаларын тиз арада эшләп бетерү бурычы куелды. Вәлиханов һәм Лобачевский урамнарындагы ишек алларында эшләр инде төгәлләнеп тә килә”, – диде ул.

“Безнең ишек алды” республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишек алды кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев