Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Сәфәр аенда берәр зур эш ниятләгән булсагыз, шикләнмичә башкарып чыгыгыз

Быел Сәфәр - ай календаре буенча елның икенче ае, 17 августан башлана.

Сәфәр гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә сары дип атала, яхшы гамәлләр кылу чоры буларак санала. Сәфәр ае башлану белән кайбер кешеләр, хәвефле айга кердек, хәсрәтле була күрмик, дип борчыла башлый. Мондый караш исә борынгы, Исламга кадәр заманга барып тоташа. Мөхәррәм аеннан соң килгән Сәфәр вакытында Мәккә халкы үз шәһәрен ташлап сәяхәткә киткән. Аларда айның беренче 13 көне бәхетсезлек китерә дигән тискәре караш булган. Шуңа күрә Сәфәрдә мөһим карарлар кабул ителми, никахлашудан, зур килешүләр төзүдән баш тартканнар, яңа эшләр башламаганнар.

Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мөселманнарның мәҗүси ышануларга мөнәсәбәтен үзгәртә, тискәре вакыйгаларны оптимистик аңлата, тормышка уңай карашны хуплый, төрле нигезсез ышанулар, әйтик, кошларның очу юнәлешләренә карап, аны яхшыга яки яманга юраулар, шул исәптән, сәфәр ае белән бәйле ырымнар да дөрес түгел, ди.   

-Халык тормышында төрле ышанулар, сынаулар, ырымнар бик күп. Әйтик иң киң таралганның берсе, ул да булса – ике гает арасында никах укытырга ярамый дигән сүз. Динебездә: “Ураза һәм Корбан гаете арасында никахлашырга ярамый”, – дигән кагыйдә юк. Күбебезгә мәгълүм булганча, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһиссәләм хатыны Гайшә белән Ураза гаетеннән соң килгән шәүвәл аенда никахлашкан, кызы Фатыйма да нәкъ шул айда кияүгә чыккан. Кәбисә елында өйләнешергә ярамый дигән сүз дә уйдырма гына. Шулай ук кара мәчегә йә буш чиләкләргә юлыктым дип хафаланасы түгел, һәрвакытта Аллаһка тәвәкәлләп, көнеңнең һәм эшеңнең хәерле булуын сорарга кирәк. Ырымнарга ышанып, кеше эшен калдырырга тиеш түгел. Сәфәр аенда берәр зур эш ниятләп куйган яки никахлашырга җыенган, йә булмаса, юлга чыгарга уйлаган булсагыз, шикләнмичә башкарып чыгыгыз, - дип аңлата Азнакайның «Ак мәчет» имам - хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Галимов. - Әгәр Аллаһы Тәгалә кешегә берәр начарлыкны, сынауны алдан билгеләсә, бу һичшиксез булачак, шулай ук яхшылыкны да алдан билгеләсә, монысы да булмый калмаячак  Шуңа күрә Сәфәр аенда берәр зур эш ниятләгән булсагыз, шикләнмичә башкарып чыгыгыз. Ай башында, елның бу вакыты яхшы хәбәр һәм шатлыклы вакыйгалар китерсен өчен, бары тик гыйбадәттә, изге эштә генә булыйк, туганлык җепләрен ныгытыйк, мохтаҗлар һәм авырулар файдасына сәдакалар бирик, шулай итеп, һиҗри календарь буенча елның икенче аена үз хөрмәтебезне белдерик. Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә барыбызны да ялгыш юллардан, хаталы уйлардан сакласа иде. Амин!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев