Бу көннәрдә барлык мәчетләрдә ифтар ашлары уза.
Мәндәй авылы мәчетендә дә Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Гамбәр улы Шәфыйгуллин авылдашларны ифтар ашына җыйды.
“Өлкән буын сирәгәйгәннән-сирәгәя. Мондый изге чараларга яшьрәк әби-бабайларның йөрүе куандыра. Иман йортыбыздан шулай халык өзелмәсен. Барчабыз да исән-сау булып, ил-көннәрдә тынычлык урнашып, басу-кырлардан мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын”, – диде ул.
Ел саен Илнур Нурмөхәммәт улы Гыйбадуллин да мәчеттә ифтар ашы уздыра.
“Шундый киң, якты күңелле авылдашларыбызга Аллаһы тәгалә рәхмәтен яудырсын”, – ди Насих хәзрәт Хәкимов.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев