Мәнәвез мәчетендә мәүлид кичәсе үтте
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мәнәвез мәчетендә мәүлид кичәсе үтте

Мәүлид ае дип аталган, бу октябрь ае мөселманнар өчен бик кадерле, чөнки бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд ( с.г.в) дөньяга килгән.

Менә шушы матур вакыйганы Мәнәвез авылы мәчетендә дә матур итеп билгеләп үттеләр. Мәнәвез мәчете имам-хатыйбы  Әмирҗан хәзрәт Коръән укып, илләргә, көннәргә тынычлык теләп, дога юллады. Мәчеттә дин сабаклары бирүче Гүзәл абыстай салават-зикерләр әйттереп, мөнәҗәтләр укыды, Мәүлид кичәсен җанлы итеп алып барды. Мул итеп әзерләнгән табын артында утыручы азнакайлылар бер-берсенә бары яхшы теләкләр теләп, мәчетнең гөрләтеп эшләп торуына һәм Азнакай халкының мул тормышына, бердәм яшәвенә куанып, шөкер әйтеп утырдылар.

"Ил-көннәребез тыныч, алдагы тормышларыбыз куанычлы булып, тормышны дәвам итәргә насыйп булсын. Инде киләчәктә дә уразалар, ифтар ашларын шулай матур итеп үткәрергә  язсын,"- дигән изге теләкләрне мәчет шәкерте Хәлидә Галимова җиткерде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев