Азнакайда Коръән уку буенча ике зур бәйге бара
Бәйгеләр Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында уздырыла.
Якташыбыз Әсләм Шакиров истәлегенә багышланган
IV “Әсләм” Коръән укучыларның төбәкара бәйгесе ике номинациядә үткәрелә: Коръәннең соңгы ике һәм соңгы алты өлешен белү буенча. Анда республиканың төрле район-шәһәреннән 50 дән артык кеше катнаша.
Икенче бәйге – Коръәнне татар мәкаме буенча уку буенча халыкара конкурс. Аның төп максаты – татар мәкаме буенча Коръән уку традицияләрен торгызу, матур тавыш һәм интонация белән иң яхшы Коръән укучыларны ачыклау.
Чараны Зөфәр хәзрәт Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Бәйгене ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты.
- Җирлегебездә 48 мәчет эшләп килә, киләчәктә аларның саны тагын да артыр, бүген Түбән Стәрле, Чатра авылларында, Яңа Юлда мәчетләр төзелә. Иң сөенечлесе, мәчетләребезгә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә күпләп йөри. Укулар алып барыла, балалар өчен лагерьлар оештырыла. Киләчәктә дә шулай бердәмлектә яшәргә насыйп булсын иде, - диде җитәкче.
Чарада катнашкан Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов та залда утыручыларга изге теләкләрен җиткерде.
- Бәйгенең республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылуы юкка түгел: туган телебезне, үзебезнең гореф-гадәтләребезне торгызу һәм аларны саклау - һәрберебезнең изге бурычы, - диде хәзрәт.
Коръән уку бәйгеләрендә Азнакайдан дүрт ир-егет катнаша.
Лаеш районыннан килгән 12 яшьлек Мөхәммәд Гайнетдинов Коръәннең өч елешен яттан белә.
- Коръәнне биш яшьтән өйрәнә башладым, киләчәктә аны тулысы белән уку турында хыялланам. Бәйгедә бераз дулкынландым, әмма биремнәрне үтәдем, - ди ул.
Җиңүчеләрне республика белгечләре билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев