Азнакайда гыйбәдәт йорты төзелеше хакында киңәштеләр
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда гыйбәдәт йорты төзелеше хакында киңәштеләр

Бүген шәһәребездәге чиркәү бинасы төзелеше буенча район җитәкчелеге, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий катнашында киңәшмә узды.

Биредә эшләрне дәвам итәр өчен “Татнефть” җәмгыяте 10 млн сумлык ярдәм күрсәтә. Булачак гыйбәдәт йортының юл картасы билгеләнгән һәм аны Раштуа бәйрәменә өлгертү планлаштырыла.

Владыка Мефодий район башлыгы Марсель Шәйдуллинга җирлегебездә яшәүче православие христианнарына булган игътибары өчен рәхмәтен җиткерде.


Нет комментариев