Азнакайның Зәңгәр мәчете өлкәннәрне хөрмәтләде
“Картлык – шатлык түгел”-диләр.
Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда!
Караучысыз калган әби-бабайларны сыендырырга ярый әле картлар һәм инвалидлар йортлары бар.
Ел саен Өлкәннәр айлыгы кысаларында әлеге йортларда тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен барып белешүче, күчтәнәчләр тапшыручы олы җанлы кешеләр бар.
Азнакай шәһәрендәге Зәңгәр мәчет мондый игелек чараларын ел дәвамында оештырып килә.
- Интернатта тәрбияләнүче өлкәннәребезнең хәлләрен ел дәвамында белешеп торабыз. Ә инде өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм белән котлау традициягә керде, -ди баш имам Нәфис хәзрәт.-Быелгы очрашу да бик җылы узды. Өлкәннәребезнең күңелләре булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев