Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда мөслимәләр очрашты

Азнакайның Зәңгәр мәчетендә “Ислам динендәге хатын-кыз” дигән темага багышланган мөслимәләр очрашуы үтте.

Анда Азнакай хатын-кызлары, мәчетләрдә белем бирүче мөгаллимәләр, шулай ук килгән кунаклар катнашты.

Кичә Коръән аятьләре укудан башланып китте.  Аны дәвам итеп, чараны оештыруда катнашкан Эльза ханым Гарифуллина хатын-кызларга җәмгыятьтә мөслимәләрнең ролен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында татар халкы мирасын популярлаштыру, үсеп килгән буын белән эшчәнлекне арттыруга кагылган мәсьәләләр турында сөйләде.

Мөгаллимә Сирина ханым Сәхбетдинова якынаеп килүче Рамазан ае турында искә төшерде: “Ураза башланырга аз гына вакыт калды. Һәрберебез өчен дә көтеп алынган зур нигъмәт, бәрәкәт, бәхет һәм шулай ук бүләк булып тора бу ай. Димәк, бу айда күбрәк гыйбадәт-изгелекләр кылып Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә тырышырга тиешбез.”

Чараның төп өлешендә ханымнар яулык бәйләү серләренә өйрәнделәр һәм токмач басып, аны оста хуҗабикәләр кебек кисү буенча мастер-класста да катнаштылар. Күңелле викторинада да көч сынаштылар, бергәләшеп сорауларга җаваплар эзләп, гыйлем алдылар.

Чара ахырында киләчәккә яхшы өметләр баглап, ихлас теләкләр теләп дога кылдылар, бергәләп намаз укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев