Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай мөслимәләре Казанда Абыстайлар җыенында катнашты

Татарстан мөфтиятендә “Абыстайлар җыены” дип исемләнгән беренче форум үтте.

Әлеге форумга Татарстанның 35 районыннан мөслимәләр берлеге җитәкчеләре һәм Казанның барлык мәчетләреннән абыстайлар җыелды. Анда Азнакай районыннан Татарстан мөселман хатын-кызлары җәмгыятенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе, мөгаллимә Гөлшат ханым Шәйхулова һәм ярдәмчесе Гөлназ Гарипова да катнаштылар. Биредә республика абыстайлары үз эшчәнлекләрендә төп юнәлешләрне билгеләп, нәтиҗәле эш алып бару өчен бергәләп фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Форумга йомгак буларак, резолюция дә кабул иттеләр.

-Әлеге җыенда халыкка дини гыйлем бирү, гаилә кыйммәтләре, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклау, балалар һәм яшь буынны тәрбияләү кебек җитди мәсьәләләр күтәрелде.  Җыен бик нык әзерлек белән узды. Биредә  һәр катнашучы рухи азык алып, алга зур бурычлар куеп кайтып китте,- дип хис -кичерешләре белән уртаклашты Гөлшат ханым Шәйхулова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев