Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай имамнары осталык дәресләрендә катнашты

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов боерыгы һәм Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килешүе буенча Казан Дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре тарафыннан ТР мөселманнарының Диния нәзарәте өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре уткәрелде.

Шәһәребезнең үзәк мәчетендә районыбыз имамнары белән педагогика фәннәре кандидатлары, сәхнә теле һәм дикторлык осталыгы белгечләре, мөгәллимнәр Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова халык алдында чыгыш ясау серләре турында сүз алып бардылар. Дөрес сулыш, тел-тавыш аппараты органнарын эшкә әзерләүгә юнәлгән теоретик белемнәр бирделәр, дикция һәм дөрес интонация өчен практик күнегүләргә өйрәттеләр.  Максаты – дулкынлану, киеренкелек, уңайсызлану кебек халәтләрдән арыну, фикерне үтемле итеп җиткерергә өйрәнү. Катнашучылар белән күмәк формада һәм индивидуаль эш алып барылды. Очрашу җылы атмосферада үтте, файдалы мәгълүматка бай булды. Хәзрәтләребез киләчәктә дә шундый укуларда катнашырга, белем өстәргә язсын иде, диделәр, рәхмәтле булып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев