26 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайның тагын 28 күпфатирлы йорты капиталь төзекләндереләчәк
Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе карамагында 355 күпфатирлы йорт исәпләнә. Узган ел 35 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда тагын 28 күпфатирлы йорт ремонтлана. Кайберләрендә эш инде төгәлләнеп килә. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 июленә азнакайлыларның торак-коммуналь...
-
Азнакайда “Мәк” операциясе барышында хокук сакчылары тарафыннан ике кеше кулга алынган
Азнакай районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Илсур Юнысов хәбәр иткәнчә, узган атнада җинаятьләр кылыну тырында биш хәбәр алынган. "Мәк" профилактик операциясе барышында хокук сакчылары тарафыннан ике кеше кулга алынган. Төрле күләмдә наркотик матдә саклаучы азнакайлыларга карата җинаять эше кузгатылган. Спиртлы эчемлекләр сату буенча да закон бозу очраклары теркәлгән, җаваплылыкка...
-
Заказ буенча кеше үтерүчеләр җәзаны 15 елдан соң алды
Җинаятьчеләрнең берсе - 10, икенчесе 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә (Казан, 25 июль, "Татар-информ"). 2001 нче елда "Татсантехмонтаж" ААҖ директорын үтерү җинаятендә катнашкан 38 яшьлек Андрей Садыйков һәм 53 яшьлек Леонид Алексеев үз җәзаларын алган. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне ачыклау буенча беренче бүлегендә тупланган дәлилләр...
-
Миңнулла Бадыкшанов - Азнакай янгын саклыгы хезмәтенең аксакалы
Миңнулла Туйкә авылында гади генә крестьян гаиләсендә туа. Ул өченче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аларның гаиләсе Ерак Көнчыгышка күчеп китеп, Семеновка эшчеләр бистәсендә төпләнә. Татар авылыннан килгән укучы малай укытучыларны беренче көнне үк үзенең акылы, яхшы хәтере белән әсир итә, яшьтәшләре арасында ул төгәл фәннәрне тиз үзләштерүе белән дә аерылып тора....
-
2005-2013 елларда җитештерелгән RAV4 ияләре автомобильләрен кире заводка тапшырырга тиеш
Автомобильдә куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин ди җитештерүче (Казан, 25 июль, "Татар-информ"). "Тойота Мотор" заводы 2005 елның 15 декабренән 2013 елның 23 августына кадәр сатылган 139,6 мең Toyota RAV4 автомобилен кире кайтара. Аларда куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин, дип хәбәр ителгән Росстандарт сайтында. "Тойота Мотор" әлеге категориягә кергән...
-
Азнакайда балык тоту буенча турнир үтте
(Азнакай, 26 июль, "Маяк") Малайларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә иң яраткан шөгыле нинди була дисезме? Әлбәттә, балык тоту. Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек. Ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып суга кармак сала башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың икән. Узган...
-
Татарстанда йогышлы авырулар саны арта
Бер атна эчендә республикада кискен тын юллары вирус инфекциясен - 5800, ә кискен эчәк инфекциясен 387 кеше йоктырган (Казан, 25 июль, "Татар-информ). Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны 5 проценттан күбрәккә артып, 5800 очрак тәшкил иткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә...
-
Азнакайда “Автоледи-2016” бәйгесе узачак
Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Машина кадәр машина йөртергә ничек йөрәге җиткән, янәсе?! Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Гамәлгә кергән традиция...
-
Актүбә бистәсенең Губкин урамында ишегалды бәйрәме узды
«Күрше хакы - Алла хакы», - диләр. Күршеләр белән тату, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә! Ни булса да, иң беренче без күршегә йөгәребез. Районыбызда матур бер традициягә әверелгән урам бәйрәмнәре дә шул күршеләр арасында мөнәсәббәтләрне тагын да ныгытуга юнәлдерелгән. 22 июль көне Актүбә бистәсенең Губкин урамында яшәүчеләр бәйрәм итте. Аллы-гөлле киемнәр...
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте
Узган атнада "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итү уздырды. Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкның гозер, тәкъдим, киңәшләрен тыңлады, мөмкинлектән чыгып чишү юлларын эзләде. Сораулар арасында төрлесе бар иде. Җитәкчеләр аларның кайберләрен җаваплы оешма белгечләре белән берлектә...