Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең Губкин урамында ишегалды бәйрәме узды

«Күрше хакы - Алла хакы», - диләр. Күршеләр белән тату, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә! Ни булса да, иң беренче без күршегә йөгәребез. Районыбызда матур бер традициягә әверелгән урам бәйрәмнәре дә шул күршеләр арасында мөнәсәббәтләрне тагын да ныгытуга юнәлдерелгән. 22 июль көне Актүбә бистәсенең Губкин урамында яшәүчеләр бәйрәм итте. Аллы-гөлле киемнәр...

«Күрше хакы - Алла хакы», - диләр. Күршеләр белән тату, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә! Ни булса да, иң беренче без күршегә йөгәребез. Районыбызда матур бер традициягә әверелгән урам бәйрәмнәре дә шул күршеләр арасында мөнәсәббәтләрне тагын да ныгытуга юнәлдерелгән.

22 июль көне Актүбә бистәсенең Губкин урамында яшәүчеләр бәйрәм итте. Аллы-гөлле киемнәр кигән сабыйлар, апа-абыйлар, әби-бабайлар, матур итеп бизәлгән урам һәм яңа гына төзелгән спорт мәйданчыгы күкне каплаган соры болытлар моңсулыгын ачып җибәреп, тирә-якны нурга күмде. Монда әле кайчан гына бушлык булганын күз алдына китерү дә кыен. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә зур куаныч бу.

Бистәбездә төзекләндерү эшләре моның белән генә чикләнми. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева тиздән Актүбәдә фонтан һәм әкият геройлары урнашкан сквер булдырылачагын да хәбәр иттеләр. Быел Азнакай районы - 85, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә бистәсе 60 еллыгын билгеләп үтәләр. Районда әлеге олуг даталарны лаеклы каршылау буенча зур эшләр башкарыла.

Бәйрәмдә урамның иң уңган, актив кешеләре бүләкләде. Ә Актүбә бистәсенең сәнгать йолдызлары чараны җыр-моңнары белән бизәделәр. Әкият геройлары - Кнопка һәм аның дусты халыкның күңелен күтәрде. Уеннарда балалар да, олылар да катнашты. Шулай Кнопка балаларга урамда чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Ни дисәң дә, төзеп кую - бер хәл, төзегәнне ватмыйча-җимермичә, кадерләп саклау - анысы инде биредә яшәүчеләрдән тора.

Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсенең Губкин урамында ишегалды бәйрәме узды