Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балык тоту буенча турнир үтте

(Азнакай, 26 июль, "Маяк") Малайларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә иң яраткан шөгыле нинди була дисезме? Әлбәттә, балык тоту. Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек. Ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып суга кармак сала башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың икән. Узган...

(Азнакай, 26 июль, "Маяк") Малайларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә иң яраткан шөгыле нинди була дисезме? Әлбәттә, балык тоту. Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек. Ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып суга кармак сала башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың икән.

Узган атнада Зур Сукаеш авылы янәшәсендәге буада район башлыгы кубогына уздырылган турнирда катнашучы балыкчылар моның шулай икәнен тагын бер кат раслады.

Бу көнне биредә әлеге "авыру" белән чирләгән, район гына түгел, республиканың төрле почмакларыннан килгән олысы-кечесе, барлыгы өч дистәдән артык кеше кармак салуда ярышты.

Балыкчылык культурасын күтәрүгә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтегән мондый бәйге җирлегебездә ундүртенче тапкыр уздырыла. Районда төзелгән балыкчылар клубы да уңышлы гына эшләп килә.

- Тиздән клубта балалар өчен түгәрәк тә эшли башлаячак, - ди клуб җитәкчесе, үзе дә һәвәскәр балыкчы Әнис Низаметдинов.

Турнирны ачуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

- Азнакай - буалар саны буенча республика күләмендә беренче урында тора. Әнә шул байлыгыбызны саклап, табигый чыганакларның кадерен белеп яшәсәк иде, - диде ул үзенең чыгышында.

Бәйге шартларын аңлатып, хөкемдарлар аңа старт биргәннән соң, балыкчылар, аларга көч бирергә килүчеләр яр буена таралды.

- Балык тотарга бер өйрәнсәң, шуннан башка яши алмыйсың. Шомакайларның кармакка эләккәнен көтеп утыру үзе бер сынау. Нервыларың тынычлана, ашыгу, борчылу кебек хисләр арткы планга күчә, ә балык эләккәч, күңел шатлык белән тула, - ди Рамил Рәйханов. - Аннары кешеләр белән аралашу, табигать кочагында ял итү дә бик ошый миңа.

Балыкка аның 4 яшьлек улы Фәрит тә бик теләп йөри икән.

Бәйге барган вакытта буа буенда уен-көлке, җыр-бию һич кенә дә тынып тормады, һәркем гаиләсе белән рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты...

Ярыш ахырында балык тоту бәхетенә ирешкән һәркем үлчәгеч янына ашыкты. 3,7 килограмм балык тоткан Рәмзия Низаметдинова, әлеге шөгыльнең ир-егетләрнеке генә түгеллеген исбатлап, аларның борынына чиртте бу көнне. Балалар арасында Адел Нургалиев беренчелекне бирмәде.

Балыкчылар ярышында ТРның балык тоту спорты федерациясе президенты Олег Гарипов та катнашып, 5, 10 һәм 25 нче урыннарны яулаган азнакайлыларга федерация бүләкләрен тапшырды.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда балык тоту буенча турнир үтте