Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнулла Бадыкшанов - Азнакай янгын саклыгы хезмәтенең аксакалы

Миңнулла Туйкә авылында гади генә крестьян гаиләсендә туа. Ул өченче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аларның гаиләсе Ерак Көнчыгышка күчеп китеп, Семеновка эшчеләр бистәсендә төпләнә. Татар авылыннан килгән укучы малай укытучыларны беренче көнне үк үзенең акылы, яхшы хәтере белән әсир итә, яшьтәшләре арасында ул төгәл фәннәрне тиз үзләштерүе белән дә аерылып тора....

Миңнулла Туйкә авылында гади генә крестьян гаиләсендә туа. Ул өченче сыйныфны тәмамлаганнан соң,

аларның гаиләсе Ерак Көнчыгышка күчеп китеп, Семеновка эшчеләр бистәсендә төпләнә. Татар авылыннан

килгән укучы малай укытучыларны беренче көнне үк үзенең акылы, яхшы хәтере белән әсир итә, яшьтәшләре

арасында ул төгәл фәннәрне тиз үзләштерүе белән дә аерылып тора.

Математиканы су урынына эчкән егетне биредәге авиатөзелеш заводы җитәкчелеге дә күреп ала һәм,

Миңнулла мәктәпне тәмамлау белән, аны эшкә чакыралар. Әнә шулай 15 яшьлек егетнең хезмәт юлы фронт

өчен хәрби самолет җыю цехында башланып китә. Биредә ул сугыш беткәнче эшли. Үз эшенә үтә җаваплы караган егеткә тиздән очкычлар өчен каймалар ясау бурычы да йөкләнә.

НЕФТЬЧЕ ҺӘМ ЯНГЫН СҮНДЕРҮЧЕ

Сугыш елларыннан соң аңа Свердловск шәһәрендәге данлыклы "Уралмаш" заводында эшләргә туры килә. Егет хәрби хезмәткә дә шуннан алына. Чит җирләрдә яшәсә дә Миңнулланың күңеле гел туган ягында була. Армия сафларыннан кайтканнан соң, Бадыкшанов ныклы карарга килеп, гаиләсе белән туган авылына кайтып төпләнә.

Бу Азнакай районында нефть чыгару эшләре башланган чорлар, һәр җиргә махсус белемле хезмәткәрләр кирәк... Бөгелмә шәһәрендә бораулаучылар мәктәбе ачылганын ишетеп, Миңнулла да шунда укырга керә.

- Ул елларда нефть чыгару эшенең авырлыгын сүз белән генә сөйләп бетерерлек түгел, әмма үз хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрү безгә җиң сызганып эшләргә омтылыш бирде, - ди ул елларны искә алып Миңнулла ага.

1954 елда Азнакайда нефть промыселларын янгыннан саклау командасы булдырыла. Нефть тармагын биш бармагыдай белгән Бадыкшановны бирегә берсүзсез кабул итәләр. Хезмәт юлын гади генә янгын сүндерүче булып башлаган Миңнулланың тырыш хезмәте лаеклы бәяләнә: башта бүлек командиры, аннан каравыл начальнигы итеп билгелиләр, соңрак янгын бүлеген җитәкләүне ышанып тапшыралар.

Бүлек башлыгы урынбасары, алдагы елларда бүлек башлыгы итеп куелгач ул бөтен җаны-тәне белән эшкә чума.

ҮТКӘННӘРНЕ ИСКӘ АЛЫП...

Ветеранның күңелендә 1964 елның сентябрь аенда Миңнебаев исемендәге газ чыгару һәм эшкәртү заводында чыккан янгын мәңгегә уелып калган.

- Мин җитәкләгән бүлеккә газ җыелган резервуарларны суытып тору максаты куелган иде, - ди хәтер

җепләрен сүтеп Миңнулла ага. - Көтмәгәндә, резервуарлар шартлады. Ул вакытта кичергән халәтне сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Шартлау дулкыны янгын сүндерүчеләрне аяктан екты, тирә-якны ялкын чорнап алды...

Көчле янгында каза күргән янгын сүндерүчеләрнең саны бихисап була. Куллары пешкән Бадыкшановны тиз арада Казан шәһәренә илтәләр, табиблар тире күчереп утырту буенча операция ясыйлар. Дәвалау курсыннан соң да әле ул озак вакыт сафка баса алмый, авыр тән җәрәхәтләре алган янгын сүндерүчегә табиблар да инвалидлык буенча эштән китәргә тәкъдим итәләр. Әмма янгын сүндерүче үз һөнәренә тугры кала.

Тыңламаган кулларын Кире эшләргә "өйрәтү" зур сабырлык таләп итсә дә, сынмый, сыгылмый ул. Берничә ай газаптан соң янгын сүндерүче кабат эш урынына кайта. Әлеге куркыныч, әмма шул ук вакытта күңеленә якын хезмәткә ул гомеренең 31 елын багышлый. Аның хезмәте Эчке эшләр министрлыгының "Фидакарь хезмәт өчен", "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медальләре һәм башка бик күп төрле Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән билгеләнгән.

- Егетләргә рәхмәт, янәшәмдә дус, тату, ярдәмгә килергә әзер ышанычлы тыл барлыгын тоеп эшләдем, алар белән утка да, суга да керергә куркыныч булмады, - ди ветеран.

ДӘҮ ӘТИ!

Янгын сүндерүче ветеран бүгенге көндә үзен бик яхшы хис итә. Эш сөючән Миңнулла ага лаеклы ялда булса да, тормышның үзәгендә кайный, олы яшьтә булуына карамастан, җәй көннәрендә бакчасында мәш килә. Ул бүген биш оныгына сөекле бабай гына түгел, ә оныкчыклары өчен яраткан карт бабай да.

Александр НИКУЛИН,

24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миңнулла Бадыкшанов Азнакай янгын саклыгы хезмәтенең аксакалы