2005-2013 елларда җитештерелгән RAV4 ияләре автомобильләрен кире заводка тапшырырга тиеш
Автомобильдә куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин ди җитештерүче (Казан, 25 июль, "Татар-информ"). "Тойота Мотор" заводы 2005 елның 15 декабренән 2013 елның 23 августына кадәр сатылган 139,6 мең Toyota RAV4 автомобилен кире кайтара. Аларда куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин, дип хәбәр ителгән Росстандарт сайтында. "Тойота Мотор" әлеге категориягә кергән...
Автомобильдә куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин ди җитештерүче
(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). "Тойота Мотор" заводы 2005 елның 15 декабренән 2013 елның 23 августына кадәр сатылган 139,6 мең Toyota RAV4 автомобилен кире кайтара. Аларда куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин, дип хәбәр ителгән Росстандарт сайтында.
"Тойота Мотор" әлеге категориягә кергән машина хуҗаларына хәбәр тарата. Шулай ук машина ияләре үз автомобильләренең VIN ын сайтта бастырылган исемлек белән чагыштырып, ремонт ясату өчен якындагы дилерлык үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Ремонт бушлай ясалачак.
(Гөлшат Ганиева әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев