Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда йогышлы авырулар саны арта

Бер атна эчендә республикада кискен тын юллары вирус инфекциясен - 5800, ә кискен эчәк инфекциясен 387 кеше йоктырган (Казан, 25 июль, "Татар-информ). Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны 5 проценттан күбрәккә артып, 5800 очрак тәшкил иткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә...

Бер атна эчендә республикада кискен тын юллары вирус инфекциясен - 5800, ә кискен эчәк инфекциясен 387 кеше йоктырган

(Казан, 25 июль, "Татар-информ). Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән чирләүчеләр саны 5 проценттан күбрәккә артып, 5800 очрак тәшкил иткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР Идарәсе хәбәр итә.

Алдагы атна белән чагыштырганда, кискен эчәк инфекциясен йоктыручылар да 14 проценттан күбрәккә арткан. Әлеге чирдән 387 кеше интегә.

Ведомство мәгълүматына караганда, кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар арасында иң күбен Казан халкы тәшкил иткән. Башкалада 3 меңнән артык авыручы теркәлгән.

Фото http://fb.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда йогышлы авырулар саны арта