Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте

Узган атнада "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итү уздырды. Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкның гозер, тәкъдим, киңәшләрен тыңлады, мөмкинлектән чыгып чишү юлларын эзләде. Сораулар арасында төрлесе бар иде. Җитәкчеләр аларның кайберләрен җаваплы оешма белгечләре белән берлектә...

Узган атнада "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итү уздырды.

Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкның гозер, тәкъдим, киңәшләрен тыңлады, мөмкинлектән чыгып чишү юлларын эзләде.

Сораулар арасында төрлесе бар иде. Җитәкчеләр аларның кайберләрен җаваплы оешма белгечләре белән берлектә урынга барып тикшереп, алга таба хәл итү юлларын эзләргә булдылар.

Кыскасы, депутат бер генә сорауны да игътибарсыз калмады, берләре буенча тиешле чаралар күрергә ышандырса, икенчеләре буенча эшлекле киңәшләрен бирде.

Нәсимә Фазлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны кабул итте