4 август 2016 яңалыклары
-
Бүгенге көндә урып-җыю эшләрен башкару буенча азнакайлылар яртысын башкарып чыктылар
Табыннарыбыз муллыгы, халыкның азык-төлек куркынычсызлыгы җөмһүриятебездә агросәнәгать комплексының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Татарстан тулысынча үз-үзен югары сыйфатлы төп продукция белән тәэмин итә һәм азык-төлек кәрҗине дә бездә иң арзаннардан. Югары җитештерүчәнлек, агросәнәгать комплексының динамик үсеше - дәүләтебезнең авылга инвестицияләр җәлеп итүгә, яңадан-яңа технологияләр кертүгә, перспектив хуҗалык итү формаларын стимуллаштыруга, социаль өлкәгә...
-
Бу сезонда туйда нинди котлаулар популяр - татар тамадалары
Тамадалар Гамил Нур, Фәнил Вакказов, Нурзадә, Чулпан Гарипова, Әбри Хәбриев, Илнур Юнысов заманча туй котлаулары үрнәкләре белән бүлештеләр (Казан, 3 август, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Хәзер туй котлаулары модада түгел. Гадәттә, 10-20 кеше исеменнән туйда бер генә кеше котлый. 2016 елның туйлар сезонының бу үзенчәлеге хакында "Татар-информ" агентлыгына тамада Гамил Нур...
-
30 август көнне Татарстанда ял итәчәкләр
29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла (Казан, 4 август, "Татар-информ"). "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә....
-
Татарстанда һава торышы: эсселек иң югары ноктасына – 36 градуска кадәр җитәчәк
Төнлә республикада 18-23 градус җылылык көтелә. (Казан, 4 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда эсселек иң югары ноктасына җитәчәк - температура 36 градуска кадәр күтәрелә. Синоптиклар мәгълүматына караганда, 4 августта аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр, боз булырга мөмкин....
-
Азнакай районы Камышлы Күл авылының 90 еллык юбилеенда татар эстардасы йолдызлары чыгыш ясаячак
Районыбыз бай тарихлы. Камышлы Күл авылына нигез салынуга да быел 90 ел тула. Әлеге истәлекле вакыйганы 7 августта билгеләп узачаклар. Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары белән шушы авылда туып үскән егет, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, аның иҗатташ дуслары - татар эстардасы йолдызлары Газинур Фарухшин, Резеда Шәрәфиева, Гөлдания...
-
Иртәгә Азнакай туристлары слетка җыелачак
Җәй хозурының бер генә мизгелен дә әрәмгә уздырмаска чакырган Яшьләр эшләре идарәсе чираттагы күңел ачу, ял чарасы уйлап тапкан: райондашларны 5-7 август көннәрендә Алферовка авылы янәшәсендәге Мәллә чишмәсе буена туристлар слетына чакыралар. Әлбәттә, ул спорт бәйгеләренә, уеннарга бай булачак. Турист тормышының бар нечкәлекләре дә ачылыр слетта. Учак янында җырлар, романтик...
-
Азнакай мәчетләре каршында әхлак-савыктыру үзәкләрендә 63 мәктәп баласы ял итте
(4 август, "Маяк", Айгөл Шәрипова) Ел саен Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибәте балаларның җәйге ялын оештыруга зур өлеш кертә - мәчетләр каршында әхлак-савыктыру үзәкләре ача. Быел, ураза тәмамлану белән, шәһәребезнең ике мәчетендә 63 мәктәп баласы ял итте һәм файдалы итеп вакытын уздырды. Үзәк Ак мәчет каршындагы әхлак-савыктыру үзәге малайларны кабул...
-
Азнакайдан янгын сүндерүче Геннадий Семашко Россия күләмендә узачак бәйгедә Татарстан данын яклаячак
Узган атнада Әлмәт шәһәрендә янгынга каршы көрәшүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча республика бәйгесе үтте. Киеренке бәйгедә Актүбә бистәсеннән якташыбыз Икенче отрядның дежур сменасы начальнигы Геннадий Семашко икенче урынга лаек булды. Хәзер ул август аенда Россия күләмендә узачак бәйгедә Татарстан данын яклаячак.
-
Интернет аша җир участогы саткан азнакайлы 640 мең сум акчасыннан колак каккан
Интернет аша җир участогы сатучы азнакайлы 640 мең сум акчасыннан колак каккан. Бүген күпләр үз тормышын банк карталарыннан башка күз алдына да китерә алмый торгандыр. Әмма соңгы вакытта районда карталардан акча урлау очракларының артуы бер рәхәтнең бер михнәте барлыгын да искә төшерә. Узган атнада Азнакайда яшәүче бер ир-ат интернетка җир...
-
Агроном Фәиз Таҗиев азнакайлыларга төнәтмәләр ясарга өйрәтте
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә мәдәни һәм спорт чаралары еш үткәрелә. Шушы көннәрдә без якындагы паркка сәяхәт кылдык. Һөнәре буенча озак еллар агроном булып эшләгән Фәиз ага Таҗиев безгә һәр үсемлек, аның файдасы, ничек төнәтмәләр ясарга кирәге турында кызыклы итеп сөйләде. Ул 1941 елда Күктәкә авылында туган. Балачагы сугыш һәм...