Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүгенге көндә урып-җыю эшләрен башкару буенча азнакайлылар яртысын башкарып чыктылар

Табыннарыбыз муллыгы, халыкның азык-төлек куркынычсызлыгы җөмһүриятебездә агросәнәгать комплексының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Татарстан тулысынча үз-үзен югары сыйфатлы төп продукция белән тәэмин итә һәм азык-төлек кәрҗине дә бездә иң арзаннардан. Югары җитештерүчәнлек, агросәнәгать комплексының динамик үсеше - дәүләтебезнең авылга инвестицияләр җәлеп итүгә, яңадан-яңа технологияләр кертүгә, перспектив хуҗалык итү формаларын стимуллаштыруга, социаль өлкәгә...

Табыннарыбыз муллыгы, халыкның азык-төлек куркынычсызлыгы җөмһүриятебездә агросәнәгать комплексының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Татарстан тулысынча үз-үзен югары сыйфатлы төп продукция белән тәэмин итә һәм азык-төлек кәрҗине дә бездә иң арзаннардан.

Югары җитештерүчәнлек, агросәнәгать комплексының динамик үсеше - дәүләтебезнең авылга инвестицияләр җәлеп итүгә, яңадан-яңа технологияләр кертүгә, перспектив хуҗалык итү формаларын стимуллаштыруга, социаль өлкәгә ныклы игътибар бирүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле сәясәте җимеше ул.

Эш темплары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча безнең республика тотрыклы рәвештә Россиядә лидерлар рәтендә бара. 2015 ел нәтиҗәләре буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә республика Краснодар, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән кала, дүртенче урынны алып тора.

Татарстанда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча, шул исәптән агросәнәгать комплексын техник яңарту, мелиорация өлкәсен үстерү, фермаларны капиталь ремонтлау, силос-сенаж траншеяларын төзү буенча бик күп дәүләт программалары гамәлдә.

Авылда инициативалы, булдыклы кешеләрне якларга кирәк. Җөмһүриятебез халыкның активлыгын күтәрү, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, эшмәкәрлекнең кече формаларын үстерүгә дә җитди игьтибар бирә.

Хуҗалык итүнең кече формаларын яклау максатыннан, "Лизинг-грант" программасы уңышлы тормышка ашырылып килә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә ташламалы кредитлар бүлеп бирү ныклы ярдәм булып тора. Җөмһүриятебездә аны һәрбер дүртенче гаилә диярлек алган.

Республикабызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларында иң күп чәчүлек җирләрне биләп торган Азнакай районы лаеклы урын тота.

Азнакайлылар соңгы елларда республикада иң күп икмәкне (2014 елда -150 мең тонна, 2015 елда -135 мең тонна) җитештерделәр. Менә быел да сыйфатлы, югары уңыш җыйнап алу өчен иген кырларында чын мәгънәсендә көрәш бара.

Бүгенге көндә урып-җыю эшләрен башкару буенча азнакайлылар экваторга килеп җиттеләр, ягъни яртысын башкарып чыктылар. Тулаем иген уңышы буенча алар республикада бишенче урында баралар. 75,5 мең тонна ашлык суктырылган.

Уңыш әйбәт: гектарына уртача 30- 32 центнер чыга. "Марс", "Тукай", "Азнакай"АФ", "Союз-Агро", "Чатыр-тау", "Габдрахманов Л.Г.","Закирова Л.Ә." , "Мөстәкыймов ис." хуҗалыклары урып-җыю эшендә аеруча активлык күрсәтәләр. Мәгълүм булганча, быел югары табышлы яңа төр майлы культуралар игүгә зур игътибар бирелә. Шундый культураларның берсе булган "рыжик" ны 1 мең тонна суктырып алганнар.

Инде менә көнбагышлар да өлгереп килә.

Район хакимияте, авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында нәтиҗәле, сыйфатлы хезмәт башкарган механизаторларга акчалата премия - сертификатлар тапшыру традициясе дәвам итә.

Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина йөртүчеләргә, урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар, мәктәп укучылары, шәһәрлеләргә дә бирелә. Район җитәкчеләре аны басуларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән тапшыралар. Бу көннәрдә агитбригадалар да басудан кайтып керми. Алар игенчеләребезне аз гына ял вакытларында концерт номерлары белән куандыралар. Игенчеләребезгә мәдхия җырлыйлар. Кайчагында кеше күңеленә бер җылы сүз дә җитә. Мондый кызыксындыру чаралары игенчегә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә.

- Урып-җыю эшләрен башкарып чыгу өчен бар мөмкинлекләребез дә бар. Егетләребезнең кәефе дә яхшы, оптимистларча. Көннәр дә яхшы тора, игеннәрне үзвакытында югалтуларсыз җыеп алырбыз дигән өметтә калабыз, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Эссе көннәр бер яктан уңай булса, икенчедән кайбер уңайсызлыклар да тудыра шул. Бигрәк тә янгын куркынычсызлыгын сакларга кирәк. Шытырдап торган иген басуында бер нәни генә очкын чәчрәүгә дә юл куймаска кирәк. Әлеге максаттан, районыбыз кырларында бөтен шартларны да катгый үтәргә тырышалар. Янгын сүндерү машиналары һәм җайланмалары тәүлек дәвамында кизү тора.

Басу кырыйлары тиешенчә сөрелгән. Урып-җыю техникасы, җайланмалары әледән-әле тузаннан чистартылып тора. Иген кырында һәр минут кадерле, әмма саклык чаралары өчен вакытны җәлләмәскә кирәк. 30-35 градус эсседә комбайнчыларыбыз, игенчеләребезгә дә җиңел түгел. Әмма бу яктан комбайнчыларыбыз бик борчылмый, чөнки аларның күпчелеге кондиционеры булган заманча комбайннарда эшли. "Дон - 1500" комбайннарында эшләүчеләргә генә бераз авыргарак туры килә. Әмма бөртеген дә югалтмыйча игеннәрне җыйнап алуның төп максат икәнлеген игенчеләребез йөрәкләре белән тоеп, тырышып эшлиләр.

Бүген авыл хуҗалыгында эшләрнең иң тыгыз вакыты. 19 мең гектарда көзге чәчү эшләрен башкарырга кирәк. Хуҗалыкларда бар куәтенә җирләр эшкәртелә. "Туфракта дым булганда, даими яңгырлар киткәнче җир куенына орлыклар салып калуың күпкә отышлырак", - диләр белгечләр.

Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре шәхси хуҗалыклар, аларда мал санын киметмәү турында да даими кайгыртучанлык күрсәтәләр. Хуҗалыкларга пай җирләре өчен печән, ашлык бирелә, ә салам безнең районда елның-елында бушлай. Халыкка уңайлы булсын дип салам басуларда махсус авылга якын урыннарда калдырыла.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүгенге көндә урыпҗыю эшләрен башкару буенча азнакайлылар яртысын башкарып чыктылар