Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу сезонда туйда нинди котлаулар популяр - татар тамадалары

Тамадалар Гамил Нур, Фәнил Вакказов, Нурзадә, Чулпан Гарипова, Әбри Хәбриев, Илнур Юнысов заманча туй котлаулары үрнәкләре белән бүлештеләр (Казан, 3 август, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Хәзер туй котлаулары модада түгел. Гадәттә, 10-20 кеше исеменнән туйда бер генә кеше котлый. 2016 елның туйлар сезонының бу үзенчәлеге хакында "Татар-информ" агентлыгына тамада Гамил Нур...

Тамадалар Гамил Нур, Фәнил Вакказов, Нурзадә, Чулпан Гарипова, Әбри Хәбриев, Илнур Юнысов заманча туй котлаулары үрнәкләре белән бүлештеләр



(Казан, 3 август, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Хәзер туй котлаулары модада түгел. Гадәттә, 10-20 кеше исеменнән туйда бер генә кеше котлый. 2016 елның туйлар сезонының бу үзенчәлеге хакында "Татар-информ" агентлыгына тамада Гамил Нур хәбәр итте.

"Татар-информ" хәбәрчесе заманча туй котлаулары турында татар тамадаларыннан сорашты. Һәрберсе үзеннән бер үрнәк котлау да әйтте.

Гамил Нур: "Кунакның теләк әйтергә нияте бар икән, ул аны әйтергә тиеш"

"Бүген халыкны җыеп, уйнатып, үзара аралаштырып, ял иттереп, аңа тамаша күрсәтеп кайтарып җибәрү күренеше киң таралды. Әмма монда шунысы бар - һәр кунак өйләнешүчеләргә бүләккә дип алып килгән акчасын ниндидер ният, теләк, дога яки мантра белән бирә. Бу уңайдан аның теләк әйтергә нияте бар икән, ул аны әйтергә тиеш", - дип саный Гамил Нур.

"Туйларда төп проблема - күп һәм мәгънәсез сүз. Бу аеруча аракылы туйларга хас. Мин хәләл мәҗлесләр алып барам, андый туйларда котлаулар урынына хәдис әйтү гадәте бар. Бу да бәйрәмнең сузылуына китерә. Туй котлаулары динамикалы булырга тиеш, аларга вакытны күп сарыф итмәү шарт. Никадәр кыскарак булса, шулкадәр яхшырак. Иң популяр котлау сүзе болай яңгырый:

"Бүген бик матур көн булды, кояш чыкты. Инде кичке җилләр исә башлады. Тиздән төн җитәр, күктә йолдызлар балкыр. Ә сез тәрәзәдән карагыз әле. Менә Казан. Казанда йолдызлар күренми. Мегаполисның төтеннәре, томаннары, неон утлары йолдызларны күрсәтми. Шуңа күрә туган авылыгызга кайтыгыз да, йолдызларга карагыз. "Киек каз юлы"нда ике матур йолдыз бар. Юкка кодагый каз күтәреп килмәгән. Бер йолдызның исеме - Рөстәм, икенчесенеке - Фәридә. Бүген алар бергә кушылды. Галиевлар йолдызлыгы туды. Берничә елдан анда 3, 4, 5 һәм аннан да күбрәк йолдызлар булыр. Мәңге яшәсен Галиевлар йолдызлыгы! Мәңге яшәсен киек каз юлы!"

Тамада аз сүзле төбәкләр барлыгын, бу сыйфатның Татарстанның төньяк районнарында яшәүчеләргә хас булуын билгеләп үтте. Алар кыенсынып торса, сүзне арадагы укытучыларга бирергә киңәш итте.

Фәнил Вәкказов: "Өйләнгәч, яшь парларны бөтенләй башкача котлый башладым"

Тамада Фәнил Вәкказов та туй котлаулары оригиналь һәм креатив булырга тиеш дигән фикердә тора. Әйтик, туйларның берсендә кияүнең дуслары аның белән бергә төшкән фотолардан слайд-шоу ясаганнар да, бу сурәтләрне "КВН" стилендәге үзенчәлекле, кызык комментарийлар белән баетканнар.

Фәнил егетләр, кызлар арасында яшь парга багышлап, видео төшерү дә киң таралыш алуына игътибарны юнәлтте. Әйтик, кияү белән кәләшнең туйдан соң үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеген тасвирлаган видео яшьләрне дә, кунакларны да, алып баручыны да битараф калдырмаган.

"Миңа калса, бу төр туй котлаулары бик отышлы, чөнки яшьләрнең күбесе үзләре дә гаилә шулпасын эчеп карамаган, шунлыктан кияү белән кәләшкә әллә ни киңәш тә бирә алмый", - дип сөйләде Фәнил Вакказов. Үзе исә, өйләнгәнче, яшьләрне бертөрле, гаилә коргач, бөтенләй башкача котлый башлаган.

"Туйда ике гаиләдә, бөтенләй ике төрле мохиттә тәрбияләнгән ике кеше кавыша. Еш кына кияү дә, кәләш тә кечкенәдән күреп үскән кагыйдәләрне үзләренең гаиләләрендә урнаштырырга тырыша. Минемчә, бу - зур ялгышлык, чөнки яңа гаилә ул бер якка да охшамаган була. Шуңа күрә мин яңа кавышкан пардан моңа вакытларын сарыф итмәүләрен сорыйм. Инде биш ел гаиләле кеше буларак, мин аларга шуны гына киңәш итә алам",- диде тамада.

Нурзадә: "Кешенең кич буе акча салынган конвертын барлап, үзенә сүз биргәннәрен көтеп утыруын өнәмим"

Җырчы, тамада Нурзадә әйтүенчә, элегрәк мәҗлесләрдә сүз бирмәгәнгә үпкәләүчеләр булса да, хәзер халык моңа ияләшеп бара. Ул да кунакларның төркемләп котлавын өстен күрә, бу шактый вакытны янга калдыра, дип саный.

"Кешенең кич буе акча салынган конвертын барлап, үзенә сүз биргәннәрен көтеп утырганын өнеп бетермим. Кунакларны, гадәттә, өстәлләп яки төркемләп бүләм дә, музыкаль туй котлавы әзерләүләрен сорыйм. Беренчедән, бу кешеләрне берләштерә. Икенчедән, яшьләр дә, кунаклар үзләре дә армый", - диде Нурзадә. Күптән түгел аңа Теләчедә эшләргә туры килгән. Мәҗлестә бер егет, туйга котлау итеп, кияү белән кәләшнең танышу тарихы турында үзе иҗат иткән шигырь укыган. "Ул шундый кызык итеп язган ки, аны укыганда бөтен халык егыла-егыла көлде", - дип искә алды җырчы-тамада.

Нурзадә 90ны узган бер бабайның кияү белән кәләшкә әйтелгән түбәндәге киңәш-теләген "Татар-информ" укучыларына үрнәк котлау буларак тәкъдим итте:

"Балалар, кайчан һәм кем генә хәлләрегезне сорашмасын, һәрвакытта да Аллаһка шөкер дип әйтегез. Хәзер ни өчен шулай әйтергә кирәклеген аңлатам. Арабызда дус та, дошман да бар. Әгәр сез, авыр чагыгыз булып, тормыштан зарланасыз икән, дусларыгыз кайгырыр, дошманнарыгыз сөенер. Әгәр барысы да яхшы дип мактанып сөйләсәгез, дусларыгыз сөенүен сөенер, ә менә дошманнарыгыз көенер, бәхетегезне чәлпәрәмә китерергә теләр. Тормышта савыт-саба ватылган вакытлар да була, әмма андый чакта башкаларга, хәтта әти-әниләрегезгә дә, сиздермәгез, тавыш-гауганы гаиләдән читкә чыгармагыз. Шул чакта гына тормышыгыз түгәрәк булыр".

Чулпан Гарипова туйда һәр кунакның басып открыткадан шигырь укуына каршы

Тамада Чулпан Гарипова туйда котлаулар булырга тиеш дип саный, әмма аларның формаларын төрләндерү кирәк дигән фикердә тора. "Сеңлем, сездә туйга матур котлаулар, әти-әниләрнең балаларга теләкләре рәвешендәге шигырьләр юкмы? Безгә, алып баручыларга, шундый сораулар белән бик еш шалтыраталар. Ләкин мин туйда һәрбер кешенең басып открыткадан шигырь укуын яратмыйм. Моны кияү белән кәләш тә өнәп бетерми. Алар, гадәттә, күп сүзгә караганда, туйда уеннар, җырлар, флешмоблар күбрәк булсын иде дип сорый. Ник дигәндә, 130-150 кешелек мәҗлесләрдә һәр кеше сүз әйтә башласа, бәйрәмнең 6 сәгате шуның белән генә үтеп тә китәргә мөмкин. Кайдадыр, гомумән, Европагыча, бүләкләрне килгәч үк кияү белән кәләшкә тапшыралар да, туй башлангач, ирекле микрофон игълан ителә - сүз оригиналь туй котлаулары әзерләгән кунакларга бирелә", - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Туй котлауларының тагын бер төре - теләкләр өчен махсус китапчык булдыру. Аны бәйрәм вакытында өстәлләр буйлап җибәрәсең, ул һәр кунак кулында булып чыга. Җыр белән котлау да бәйрәмне ямьләндереп җибәрә. Бик шигъри җанлы кунаклар яки әти-әниләр дә очрап куя, алар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләргә мөмкин. Тапталмаган котлауның кадере дә зур була. Никах мәҗлесләрендә бераз башкачарак. Анда инде һәр кунак сүз әйтә. Никахта ике як та беренче мәртәбә очраша. Шуңа күрә сүзне барысына да бирмичә булмый. Танышу да кирәк. Ләкин, открыткадагы шигырь белән котлаганчы, үз сүзләрең белән әйтелгән теләк җылырак килеп чыга. Бәйрәмнәрдә лирика да булырга тиеш, әмма һәр нәрсәнең чамасы барлыгы турында онытырга ярамый".

Чулпан Гариповадан никах мәҗлесенә котлау:

Язмышларны язмыш белән куша
Борыңгыдан килгән бу йола.
Бисмилланы әйтеп яшь парларга,
Җәй(кыш) аенда никах укыла.
Никахыгыз җирдә генә түгел,
Күкләр тарафыннан да укылсын.
Корган гаиләгездә гомер буе
Җанга җылы чәчәр нур булсын.
Күктән ява бүген изге дога,
Яшь парларга теләп изгелек.
Бәхетегез мулдан булсын сезнең
Никахыгыз булсын гомерлек!

Әбри Хәбриевтан яшьләргә 80 яшьлек бабай киңәше

"Татар радиосы" ди-джее, тамада Әбри Хәбриев "Татар-информ" укучыларына туйга котлау тәкъдим итте. Бу кайдандыр алып язылган түгел, ә тормышта күпне күргән кешенең күңеленнән чыккан сүзләр икән. "Гадәттә, мин бу теләкне, үз сүзләрем белән тулыландырып, яшьләргә гаилә учагын яндырыр алдыннан әйтәм", - диде ул.

"Туйда, гадәттә, кунаклар яшь парга бәхет тели. Саф, чиста, ак һәм пакъ теләк. Моннан 5-6 ел элек тирәсе бер туйда булырга туры килде. Анда 80 яшьләр тирәсендәге бер бабай яшьләргә болай диде: - Оланнар, сезгә бүген барысы да бәхет тели дә бәхет тели. Ә бит бәхетне теләп булмый, аны гаиләдә тудырып кына була. Моның өчен 3 төп нәрсә кирәк: беренчесе - тырышлык, икенчесе - сабырлык һәм өченчесе бер-береңне аңлау. Үзегездә шушы сыйфатларны булдырган очракта гына сез бәхетнең ни икәнлеген татырсыз, диде. Дөрестән дә, кеше бары тик тырышлык белән генә үрләргә менеп җитә. Тормыш гел елмаеп кына карамый: аның куңелсез һәм авыр мизгелләре дә җитәрлек була. Тик сабырлык шушы авыр вакытларны җиңелрәк кичеререгә ярдәм итә. Гаилә тормышында көн саен гүзәлем, чибәрем, матурым дип эндәшүләр булмаячак. Сүзгә килгән чаклар да булмый калмас. Әмма шундый вакытта гаепле кеше горурлыгын читкә куеп, гаебен танып, кадерлем, гафу ит, мин ялгышканмын дип, килеп эндәшсә, барлык низаглар шунда ук юкка чыгачак. Шуңа күрә тырыш, сабыр булыгыз, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итеп, бер-берегезгә юл куя белеп яшәгез. Бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Ак юллар сезгә!".

Илнур Юнысов: "Кайбер ир-атлар кебек, әйтелгәннәргә һәм әйтеләчәкләргә кушылам диюең мең тапкыр хәерлерәк"

Мамадыш, Чаллы якларындагы эшләүче тамада Илнур Юнысов да туйда яки юбилейда кунакларның открыткадан теләк укуына кискен каршы.

"Кайбер өлкәнрәк кешеләр, үзләренә сүз бирелгәч, шул туй котлауларын уку өчен башта озаклап күзлек эзли. Нинди бөек сүз әйтер икән дип көтеп торганда, һәммәбез яттан белгән ике куплет шигырьне ялгыша-ялгыша укыйлар да, үзләре үк читенсенеп калалар. Алайга караганда, кайбер ир-атлар кебек, монда әйтелгәннәргә һәм әйтеләчәкләргә кушылам, диюең мең тапкыр хәерлерәк, минемчә. Яшьләрне туй көннәре белән тәбрикләгәндә, беренче чиратта, алар белән бәйле кызыклы вакыйгаларны искә алып үтәргә кирәктер. Шул чагында бәйрәм дә җанланып китә. Моның шулай икәнлеген күп тапкырлар сынаган бар. Әлбәттә, яшьләрнең бәйрәменә килгәч, аларны мактарга да кирәк. Мин үзем тост алдыннан берәр кыска гына, әмма кызыклы мәзәк сөйләүне хуп күрәм. Аның темасы гаилә, мәхәббәт, ярату төшенчәләре белән бәйле булырга тиеш".

Илнур Юнысовтан туйга котлау:

"Гаилә туйга әзерләнә. Әтисе улы янәшәсеннән үтеп киткән саен: - Улым, бүген синең иң бәхетле көнең! Улым, бүген синең иң бәхетле көнең! - дип әйтә икән. Малае түзмәгән: - Әти, ашыкма инде, туй иртәгә генә бит әле, - дигәч, әтисе: - Шуны күздә тотып әйтәм дә инде мин, улым, бүген синең иң бәхетле көнең дип. Чөнки иртәгә бу бәхет бетәчәк". Хөрмәтле яшьләр! Сезнең бүгеннән, киресенчә, тагын да бәхетлерәк көннәрегез башлансын! Бер-берегезне саклагыз, кадерләгез, яратыгыз! Матур һәм мәгънәле тормыш телим сезгә! "

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу сезонда туйда нинди котлаулар популяр татар тамадалары