1 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай ветераннары Болгарга сәяхәт кылды
Борынгы Болгар тарихи ядкәрләр сакланган таш дивалары белән күпләрне үзенә тартып тора. Ел саен азнакайлылар да анда сәяхәт кыла. Бу чәршәмбедә хакимият ярдәме белән бер төркем ветераннар әби-бабаларыбыз рухына дога кылып, ерак сәфәрдә булып кайттылар. Фото: http://xn----8sbcchjvajijg2b5a.xn--p1ai/
-
Азнакайның Гаилә паркында беренче сыйныфлар өчен бәйрәм узды
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә һәрберебез дулкынланмый калмагандыр. Билгесез белем дөньясы мавыктыргыч та, шул ук вакытта бераз шүрләтә дә. Әмма балалар бакчасыннан соң үзеңне бер башка зуррак итеп тою хисе барлык шик-шөбһәләрне куып тарата һәм син кулыңа чәчәк бәйләме тотып, мәктәпкә ашкынасың. Бу көнне синең өчен бар да беренче...
-
Балаларын беренче сыйныфка озаткан җырчы әти-әниләр хис-кичерешләре белән уртаклашты (ФОТОЛАР)
Бүген мәктәпләрдә укучыларны белем дөньясына сәяхәт кылырга дәшеп, кабат кыңгырау чыңлады. Артта - кояшлы, матур көннәр, алда - яулыйсы үрләр, ачасы яңа, кызыклы дөнья. Әлеге көнне балалар бакчасы белән саубуллашып, тәүге тапкыр яңа, мавыктыргыч та, катлаулы да тормыш юлына аяк атлаган "беренче"ләребез аеруча зур дулкынлану, кызыксыну белән көткәндер. Бүген җырчылар...
-
Азнакайда иң яхшы участковыйны халык үзе билгеләячәк
Полициянең участок уполномоченныйлары тәүлек әйләнә халык белән эшли. Мәгълүм ки, алар үзләренә билгеләнгән территорияләрдәге кешеләр, биредәге вакыйгалар хакында барсыннан да күбрәк һәм алданрак хәбәрдар. Профилактик чаралар оештыру, җинаятьчелеккә юл куймау, караучысыз калган балаларны күз уңында тоту, эчүчелек, наркомания кебек гадәтләргә баш сапкан кешеләрне барлау һәм күзәтеп тору, алар белән турыдан-туры...
-
9 сентябрь көнендә шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркына “Әбиләр чуагы” на чакырабыз
Көз быел безне үзенең матур, җылы көннәре белән сөендерә. Район ветераннар советы менә шушы хозурлыкны барыбызны да күреп, тоеп калырга чакырып, 9 сентябрь көнендә иртәнге ун сәгатьтә шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркына "Әбиләр чуагы"на чакыра. Программада - җыр-бию, уен-бәйгеләр... Бер-берләребез белән аралашып, рәхәтләнеп ял итик, очрашып, бер чөкердәшик әле!
-
Азнакайлылар беренчеләрдән булып «Россия укучылар хәрәкәте» сафына бастылар
1 сентябрь җитүен балалар да, ата-аналар да, укытучылар да дулкынланып көтә. Озын җәйге ялдан соң кабат мәктәпне яңгыратып кыңгырау чыңлады һәм укучылар Белем иленә аяк атлады. Бу көн Азнакай 1 нче урта мәктәбе өчен икеләтә истәлекле булды. Ул «Россия укучылар хәрәкәте» проектының пилот мәйданчыгы итеп сайлап алынган иде. 1 сентябрьдә...
-
Балалар турында кайгырту – Татарстанның киләчәгенә инвестицияләр ул
Республика програмасы - гамәлдә Татарстанда балалар тудыру һәм тәрбияләп үстерү өчен уңай шартлар тәэмин итүче көчле киң катламлы система төзелгән. Яшь буынга инвестицияләр - ул бөтен дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, республиканың киләчәктәге иминлеге һәм уңышлылыгы. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, төрле түгәрәкләр һәм секцияләр, балалы гаиләләргә социаль ташламаларның нәтиҗәле системасы...
-
Кеше китә – эзе кала
Леонид Маркензонны өлкән буын кешеләре күреп белсә, яшьләребез ишетеп белә торгандыр. Ул 1960 елдан азнакайлыларны кышның зәмһәрир суыкларында җылытучы хезмәтнең алыштыргысыз белгече, җитәкчесе иде. Һәркем белән уртак тел таба торган Одесса "егетен" үзем дә яхшы белә идем. Газетага материаллар әзерләргә туры килсә, соравыңның һәркайсына төпле җавап бирер, барсын да аңлатыр,...
-
Татарстанда полиция кеше үтерүдә шикләнелүче өч ир-атны эзли - фото
Алар бакчачылык ширкәтләрендә яшеренергә мөмкин (Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Юдинода яшәүче өч ир-атны эзли, алардан кеше үтерүдә шикләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 30 яшьлек Максим Чершинцев, 31 яшьлек...