Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар беренчеләрдән булып «Россия укучылар хәрәкәте» сафына бастылар

1 сентябрь җитүен балалар да, ата-аналар да, укытучылар да дулкынланып көтә. Озын җәйге ялдан соң кабат мәктәпне яңгыратып кыңгырау чыңлады һәм укучылар Белем иленә аяк атлады. Бу көн Азнакай 1 нче урта мәктәбе өчен икеләтә истәлекле булды. Ул «Россия укучылар хәрәкәте» проектының пилот мәйданчыгы итеп сайлап алынган иде. 1 сентябрьдә...

1 сентябрь җитүен балалар да, ата-аналар да, укытучылар да дулкынланып көтә. Озын җәйге ялдан соң кабат мәктәпне яңгыратып кыңгырау чыңлады һәм укучылар Белем иленә аяк атлады.

Бу көн Азнакай 1 нче урта мәктәбе өчен икеләтә истәлекле булды. Ул «Россия укучылар хәрәкәте» проектының пилот мәйданчыгы итеп сайлап алынган иде. 1 сентябрьдә 7 нче сыйныф укучылары әлеге гомумроссия хәрәкәте сафларына тантаналы төстә кабул ителде.

Чарада «Россия укучылар хәрәкәте» Татарстан бүлеге координаторы Андрей Толкачев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәр советнигы Семен Федоров, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова катнашты. Алар яңа уку елы башлану белән котлап, укучыларга һәм педагогларга, ата-аналарга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

- «Россия укучылар хәрәкәте» үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә булган иң яхшы тәҗрибәләрне үз канаты астына туплап, һәр укучыга сәләтен ачарга мөмкинлек бирә. Сезнең мәктәпкә беренчеләрдән булып аның сафларына басарга насыйп булды. Бу хәрәкәтне бөтен илгә таратуда өлешегезне кертерсез дип ышанам, - диде Андрей Толкачев.

Әлеге тантанлы чарага мәгариф ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Нәкыя Халикова да чакырулы иде.

- Үзем дә 1 нче мәктәптә укыдым, пионерда, комсомолда тәрбияләндем, пионервожатый булып эшләдем. Һәрвакыт дружинабыз мактаулы исемнәр алды. «Иң яхшы вожатыйга» дигән ВЛКСМ Үзәк Комитеты значогы белән бүләкләндем. Патриотик тәрбия чарасы буларак, мондый оешмалар кирәк. Балаларның актив булуларын телим. Тырышып укысыннар, хезмәтне сөйсеннәр, беркайчан да беренчелекне бирмәсеннәр, - ди ул.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зариповадан быелгы уку елындагы яңалыклар белән дә кызыксындык.

- Районның барлык мәктәпләре уку елына әзер. Быел 3 мәктәп капиталь ремонтланды, балалар бакчаларын төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарылды. Яңа уку елында Азнакай 1 нче урта мәктәбендә ике спорт сыйныфы ачыла. Монда спортның күп төрләре белән шөгыльләнәчәкләр, шулай да өстенлек йөзүгә бирелә, - диде ул.

Быел тагын бер яңалык - барлык унынчылар да профильле сыйныфларга кабул ителгән. Бу фәннәрне тирәнтен үзләштерергә, урта һәм югары уку йортларына керү өчен яхшырак әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге уңайдан унынчылар өчен профильле юнәлештә уку китаплары да күпләп алынган.

- Профильләштерү - ул заманча юнәлеш. Ата-аналар безне аңларлар, имтихан нәтиҗәләре тагын да яхшырыр дип өметләнәбез, - диде Эльвира Зарипова.

Белем көне һәр мәктәптә аллы-гөлле чәчәкләргә, балаларның шат авызларына күмелгән зур бәйрәм булып үтте.

Резеда ШӘРИПОВА

Сүз уңаеннан

1 сентябрьдә районда парта артына 6234 укучы утырды, аларның 740 е - беренче сыйныфлар. Беренче сыйныфка аяк басучыларга Татарстан Президенты исеменнән «Мирас улы» китабы бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар беренчеләрдән булып «Россия укучылар хәрәкәте» сафына бастылар