Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда иң яхшы участковыйны халык үзе билгеләячәк

Полициянең участок уполномоченныйлары тәүлек әйләнә халык белән эшли. Мәгълүм ки, алар үзләренә билгеләнгән территорияләрдәге кешеләр, биредәге вакыйгалар хакында барсыннан да күбрәк һәм алданрак хәбәрдар. Профилактик чаралар оештыру, җинаятьчелеккә юл куймау, караучысыз калган балаларны күз уңында тоту, эчүчелек, наркомания кебек гадәтләргә баш сапкан кешеләрне барлау һәм күзәтеп тору, алар белән турыдан-туры...

Полициянең участок уполномоченныйлары тәүлек әйләнә халык белән эшли. Мәгълүм ки, алар үзләренә билгеләнгән территорияләрдәге кешеләр, биредәге вакыйгалар хакында барсыннан да күбрәк һәм алданрак хәбәрдар. Профилактик чаралар оештыру, җинаятьчелеккә юл куймау, караучысыз калган балаларны күз уңында тоту, эчүчелек, наркомания кебек гадәтләргә баш сапкан кешеләрне барлау һәм күзәтеп тору, алар белән турыдан-туры эшләү - болар участковыйлар җилкәсенә салынган бурычларның әле берникадәре генә. Менә шушы җаваплы эш башкарган хезмәткәрләр арасында илебезнең эчке эшләр министрлыгы ел саен "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе үткәреп килә. Быел ул 11-20 август чорында уздырыла. Иң яхшы участковыйны халык үзе билгеләячәк. Конкурсантларны сайлап алуда азнакайлыларны да актив катнашырга, үз участокларыгыз уполномоченныйлары өчен тавыш бирергә чакырабыз. Тавышларны аның исем-фамилиясен, ул хезмәт куйган подразделениене күрсәтеп, nar.uchaztkowyi2016@yandex.ru адресына юлларга кирәк.

Фото: http://xn--96-4lcx.xn--p1ai/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда иң яхшы участковыйны халык үзе билгеләячәк