Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Гаилә паркында беренче сыйныфлар өчен бәйрәм узды

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә һәрберебез дулкынланмый калмагандыр. Билгесез белем дөньясы мавыктыргыч та, шул ук вакытта бераз шүрләтә дә. Әмма балалар бакчасыннан соң үзеңне бер башка зуррак итеп тою хисе барлык шик-шөбһәләрне куып тарата һәм син кулыңа чәчәк бәйләме тотып, мәктәпкә ашкынасың. Бу көнне синең өчен бар да беренче...

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә һәрберебез дулкынланмый калмагандыр. Билгесез белем дөньясы мавыктыргыч та, шул ук вакытта бераз шүрләтә дә. Әмма балалар бакчасыннан соң үзеңне бер башка зуррак итеп тою хисе барлык шик-шөбһәләрне куып тарата һәм син кулыңа чәчәк бәйләме тотып, мәктәпкә ашкынасың. Бу көнне синең өчен бар да беренче тапкыр: укырга-язарга өйрәтәсе укытучың да, яңа уку елы башланганын хәбәр салып чыңлаган кыңгырау да, әлегә җиде ят сыман тоелган сыйныфташларың да... Елдагыча шәһәребездә беренче сыйныфлар өчен бәйрәм Белем көне белән генә чикләнмәде, 2 сентябрьдә аларны Гаилдә паркында театральләштерелгән тамаша көтте. Монда һәркем үзенең сәләтен ачып салып, мәктәпкә тулысынча әзер икәнен исбатлый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Гаилә паркында беренче сыйныфлар өчен бәйрәм узды