Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар турында кайгырту – Татарстанның киләчәгенә инвестицияләр ул

Республика програмасы - гамәлдә Татарстанда балалар тудыру һәм тәрбияләп үстерү өчен уңай шартлар тәэмин итүче көчле киң катламлы система төзелгән. Яшь буынга инвестицияләр - ул бөтен дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, республиканың киләчәктәге иминлеге һәм уңышлылыгы. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, төрле түгәрәкләр һәм секцияләр, балалы гаиләләргә социаль ташламаларның нәтиҗәле системасы...

Республика програмасы - гамәлдә

Татарстанда балалар тудыру һәм тәрбияләп үстерү өчен уңай шартлар тәэмин итүче көчле киң катламлы система төзелгән. Яшь буынга инвестицияләр - ул бөтен дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, республиканың киләчәктәге иминлеге һәм уңышлылыгы. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, төрле түгәрәкләр һәм секцияләр, балалы гаиләләргә социаль ташламаларның нәтиҗәле системасы - барысы да Татарстанда яшәүче ата-аналарга иртәгәсе көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирүче факторлар. Халык саны арту буенча республикабыз Идел буе федераль округында алдынгы һәм Россиядә беренче ике дистәгә керә.

Соңгы елларда Татарстанда гаилә һәм балалар белән бәйле көнүзәк проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән дистәдән артык проект тормышка ашырылды. Күп балалы гаиләләр исә аеруча игътибар үзәгендә. Ел саен аларның саны арта. Татарстанда 32 меңнән артып китсә, районыбызда - 700 дән артык.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр, лагерьлар һәм санаторийларга бушлай юлламалар, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану - өч һәм аннан артыграк балалы гаиләләр өчен күрсәтелә торган ярдәмнең бер өлеше генә. Узган ел, мәсәлән, районда бушлай 700 дән артык бала тукланган, быел барысы 4000 бала төрле лагерьларда ял иткән.

Күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир участоклары бирү буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында. Республикада - 25 меңнән артык, ә районыбызда 678 гаилә бушлай җир участогы алган.

Федераль дәрәҗәдәге ярдәмнән тыш, республикада өстәмә программалар да эшләнгән. Мәсәлән, Татарстан Президенты Указы буенча 2008 елдан башлап гаиләдә беръюлы өч һәм аннан күбрәк бала туа икән, аларның һәрберсенә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие; яшь ярым тулганчы ай саен 1000 сум пособие түләнә. Биш һәм аннан күбрәк бала тәбрбияләүче аналар «Ана даны» медале белән бүләкләнәләр. Аларга бер бала өчен 5000 сум акчалата да бүләк бирелә. Районыбызда 29 хатын-кыз «Ана даны» медален йөртә.

Балаларның ышанычлы киләчәге нинди белем алуга да бәйле. Белем бирүнең сыйфаты буенча Татарстан Россиядә лидерларның беренче бишлегендә. Республикада мәгариф өлкәсендә уникаль инновацион технологияләр тормышка ашырыла. Татарстанда сәләтле балаларны ачу һәм үстерү буенча дәүләт системасы Россиядә үрнәк булып тора. Яшь талантларны ачу өчен республикада иҗат мәйданчыклары ачыла. 2012 елдан башлап 14 яшьләр инновацион үзәге барлыкка килде. Яр Чаллыда IT-паркы «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Россиядә мондый мәйданчыклар бары икәү генә. Сәләтле балаларны кызыксындыру һәм үсендерү максатларында районыбызда ел саен «Чулпан» премиясе һәм муниципаль район башлыгы гранты тапшырыла.

Гомумбелем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. Президент инициативасы буенча 2012 елдан Татарстанда мәктәпләрнең капиталь ремонт программасы башкарылды. Шушы вакыт эчендә 780 нән артык мәктәп һәм балалар бакчасы йөзләрен үзгәрттеләр. Бу программа районыбызда да уңышлы тормышка ашырылды.

- Барлыгы 18 мәктәп капремонт кичерде. Хәзер бу программа балалар бакчасына күчте. Быел инде икесендә ремонт эшләре башкарылды, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

Район мәктәпләрендә икенче сменада укучылар бетте. Татарстанда да бу күрсәткеч бары 8% тәшкил итә.

Балалар бакчаларына чиратны киметү дә - төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Соңгы өч ел эчендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәр барлык балалар бакча белән тәэмин ителде. Мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү буенча биш ел эчендә республикада 200 яңа балалар бакчасы төзелгән, 55 бина балалар бакчасы итеп ремонтланган, гамәлдәге учреждениеләрдә 80 нән артык өстәмә төркем ачылган. Барлыгы 45,5 меңнән артык урын булдырылган. Әлеге күрсәткеч буенча да Татарстан Россиядә беренче бишлектә тора.

- "Бәләкәч" программасы районыбызда да уңышлы тормышка ашырыла. Аның нигезендә шәһәребездә 2013 елда 140 урынга исәпләнгән өр-яңа типтагы "Тамчыкай" балалар бакчасы төзелгән иде. Былтыр Яңа Юл бистәсендә 50 урынлык тагын бер бакча үз ишекләрен ачты. Районда җирле бюджет хисабыннан да шәһәрдә «Айсылу» балалар бакчасы базасында 130 урынлык дүрт өстәмә төркем булдырылды, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Балалар бакчаларында иң алдынгы белем һәм тәрбия бирү программалары буенча эшлиләр. Шәһәребездә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 6 нчы һәм 14 нче бакчаларда махсус төркемнәр бар. Биредә аларның сәламәтлекләрен ныгытуга зур игътибар бирелә.

Татарстан - Россиянең спорт зур үсеш алган төбәге. Балалар спорт белән шөгыльләнсен өчен елдан-ел шартлар арта. Узган ел гына да 8 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылган. Аларда спортның җитмештән артык төре бар. Азнакай үзәгендә дә 2015 елда «Чатыр-тау Арена» универсаль спорт комплексы сафка басты. Биш ел эчендә Президент программасы нигезендә районда 18 спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Әлеге программа агымдагы елда да дәвам итәчәк.

Дәүләт сәясәтенең махсус юнәлеше - ул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны кайгырту. Республика әлеге мәсьәләне хәл итүнең үз юлын тапты - ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру. Соңгы 2 елда 4 балалар йорты бетерелде. Болар урынына ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм үзәкләре ачылды. Әлеге юлның дөреслеген саннар да дәлилли: ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның бары 0,04% гына балалар йортларында үсә. Калганнары гаиләләргә тәрбиягә алынган. Азнакайдагы ятим балалар йорты да республикада иң бренчеләрдән булып ишекләрен япты һәм андагы балалар гаиләләргә бирелде. Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Илүзә Мофаздалова белдерүенчә, бүгенге көндә районда 182 ятим бала исәпләнә, 35 е - тулы ятим. Алар барысы да гаилә канаты астына алынган.

Гаилә һәм балачакны яклау, үсеп килүче яшь буын турында һәр яклап кайгырту - бу дәүләт сәясәте генә түгел ә Татарстанның философиясе. Ул күп гасырлык традицияләргә һәм татарстанлылыларның әхлакый принципларына нигезләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар турында кайгырту – Татарстанның киләчәгенә инвестицияләр ул