ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда полиция кеше үтерүдә шикләнелүче өч ир-атны эзли - фото

Алар бакчачылык ширкәтләрендә яшеренергә мөмкин (Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Юдинода яшәүче өч ир-атны эзли, алардан кеше үтерүдә шикләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 30 яшьлек Максим Чершинцев, 31 яшьлек...

Алар бакчачылык ширкәтләрендә яшеренергә мөмкин

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Юдинода яшәүче өч ир-атны эзли, алардан кеше үтерүдә шикләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, 30 яшьлек Максим Чершинцев, 31 яшьлек Денис Чекменев һәм Руслан Сафин сезонлы төзелеш эшләре белән шөгыльләнәләр, хәзер Казанда яки якындагы районнарда бакчачылык ширкәтләрендә качкан булырга мөмкин.

Җинаять кылуда шикләнелә торган затларның кайда булуы билгеле булган очракта, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы (843) 291-30-21, 291-30-22, 8-917-284-50-99, шулай ук 02 телефоннары аша хәбәр итүне сорый.

http://tatar-inform.tatar/

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Татарстанда полиция кеше үтерүдә шикләнелүче өч иратны эзли фото

Нет комментариев