Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше китә – эзе кала

Леонид Маркензонны өлкән буын кешеләре күреп белсә, яшьләребез ишетеп белә торгандыр. Ул 1960 елдан азнакайлыларны кышның зәмһәрир суыкларында җылытучы хезмәтнең алыштыргысыз белгече, җитәкчесе иде. Һәркем белән уртак тел таба торган Одесса "егетен" үзем дә яхшы белә идем. Газетага материаллар әзерләргә туры килсә, соравыңның һәркайсына төпле җавап бирер, барсын да аңлатыр,...

Леонид Маркензонны өлкән буын кешеләре күреп белсә, яшьләребез ишетеп белә торгандыр. Ул 1960 елдан азнакайлыларны кышның зәмһәрир суыкларында җылытучы хезмәтнең алыштыргысыз белгече, җитәкчесе иде.

Һәркем белән уртак тел таба торган Одесса "егетен" үзем дә яхшы белә идем. Газетага материаллар әзерләргә туры килсә, соравыңның һәркайсына төпле җавап бирер, барсын да аңлатыр, күрсәтеп йөрер. Ягу сезонында республикада иң беренчеләрдән булып җылылык биргән, бер генә шикаять-гозерне дә игътибарсыз һәм үтәми калдырмаган Леонид Иосифовичны районда хөрмәт итмәгән кеше бар иде микән?!

Иваново энергетик институтын тәмамлагач, "Азнакайнефть" цехында инженер-җылылык технигы, мастер, цех начальнигы урынбасары булып эшли ул. 1965-1987 елларда цех белән җитәкчелек итә. Ә инде 1987 елда ЦПВС базасында «Таткоммунэнерго» РПОның Азнакай җылылык челтәре предприятиесе төзелгәч, аның директоры итеп билгеләнә. Яңа предприятие республикада беренчеләрдән булып энергия саклагыч технологияләр куллана башлый. Аның эш йөртүе белән 1995 елда Памфилов исемендәге коммуналь хуҗалык һәм икътисад институты катнашында барлык котельныйлар һәм ЦТП насосларының эш параметрларына контрольлек итү мөмкинлеге биргән АСУ ситемасы кертелә. Өч ел да үтми, кайнар су әзерләүдә җылылык энергиясен шактый экономияләгән «Трансоник» трансакустик аппаратлары кулланыла башлый, мәгариф учреждениеләренә ике котельлы КСВ-1,86 Г куела...

Әлбәттә, алдынгы карашлы, заман белән бергә атлаган тынгысыз җитәкченең хезмәтләре югары бәяләнә. Азнакайлылар аны рәхмәт сүзләренә күмсә, югары даирә җитәкчеләр саллы бүләкләрен кызганмый: ул "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" исеменә, Татарстан Президентының Мактау грамотасына, "Фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәттәге казанышлары өчен" медальләренә лаек була. Менә шундый зур бүләкләргә ия Азнакайның мактаулы гражданы, ә иң мөһиме - райондашларның хөрмәтен тоеп яшәгән Леонид Маркензон 2010 елда арабыздан китеп барды...

Чәршәмбе көнне Азнакай җылылык челтәре предприятиесендә аның хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы узды. Анда хезмәт коллективы, район җитәкчеләре катнашты. Тантананы ачып, предприятие җитәкчесе Азат Мирмиев Леонид Иосифовичның тормыш һәм хезмәт юлы, предприятие белән җитәкчелек иткән чорлардагы үсеш-яңарышлар хакында сөйләп узды.

- Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, аның кешеләре турында тирәнтен кайгыртакн Леонид Маркензон хакында онытмыйбыз һәм моңа хакыбыз да юк, - дип башлады сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Шәһәребезнең бер урамына Маркензон исемен бирү буенча да эш алып барабыз. Менә шундый олы җанлы, легендар шәхесләр белән ничек грурланмыйсың!

Тантанада Леонид Иосифовичның җәмәгате Валерия Александровна, туганнары, чордашлары, үзе белән бергә эшләгән предприятие ветераннары да бар иде. Аны искә алырга азнакайлылар бик күп килгән. Һәммәсеннән сагыну, юксыну тойгылары, истәлекләр ургыла. Предприятиенең уңышлары, казанышлары, беренчеләрдән булып керткән алдынгы технологияләр, гаиләләр белән бергәләп ял итүләр, хәтта "Чаян"лы стена газеталары - боларның барсы хакында да матур хатирәләр яңарды. Әйе, кеше китә, эзе кала. Онытылмаслык эзең калды, Леонид Иосифович!..

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеше китә – эзе кала