Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Тукай иҗатын яраткан сабыйлар бүләкле булды

“Маяк” газетасы һәм “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге бергәләп Тукай туган көнгә багышлап үткәргән шигырь уку бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Дүшәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә нәфис сүз осталарын бүлек секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары – Мәскәүдәге вәкиллек директоры Азат Ягафаров, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов тәбрикләделәр. Мәгълүм булганча, бәйге җиңүчеләре сайтта aznakaevo-rt.ru тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Әмма анда катнашырга теләк белдерүчеләр шактый булу сәбәпле, махсус жюри төзелеп, ул да иң-иңнәрне барлады. Шулай итеп, интернет-тавыш бирүдә беренче урынны 5 яшьлек Азиза Райманова, икенче урынны 6 яшьлек Арсений Едутов, өченче урынны 8 яшьлек Ләйлә Шакирова, ә инде жюри нәтиҗәләре буенча беренче урынны Юлиана Незаметдинова, икенче урынны Әмир Исламов, өченче урынны Әдилә Сабурова һәм Зилия Лотфуллина яуладылар.

Бәйгедә катнашкан барлык 25 бала да “Маяк” газетасының Рәхмәт хатларына һәм олы дәирә җитәкче абыйларыннан кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Үзләренә шундый игътибардан, зур бүләкләрдән кызлар-малайларның шатлыгына чикләр юк иде.

Фото: aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев