Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Татарстанда яшәүчеләр ишегалдын иң яхшы бизәгән өчен акчалата бүләк ота ала

Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» агентлыгы кыш көне ишегалдын иң яхшы бизәү буенча «Ә безнең ишегалдында...» бәйгесен игълан итә

Ничек катнашырга?

Конкурска гаризалар 17-21 гыйнварда кабул ителә. Бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр дә, күп фатирлы йортларда торучылар да катнаша ала.

Моның өчен фотога яки видеога төшерергә һәм үзегезнең ишегалдын Яңа елга бизәү турында зур булмаган аңлатма язарга кирәк.

Мәгълүматны «Конкурска» дигән билге белән info@tatar-inform. ru почтасына җибәрергә киңәш ителә. Шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәгездә #аунасводвореТИ хештегы белән фото яки видео урнаштырырга кирәк. Бәйгедә катнашу өчен кулланучының профиле ачык булырга тиеш.

Ничек тавыш бирергә?

2024 елның 23-29 гыйнварында «Татар-информ» сайты һәм Telegram-каналында иң үзенчәлекле итеп бизәлгән ишегалды өчен тавыш бирергә мөмкин.

Нәтиҗәләр 31 гыйнварда игълан ителә. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче була. Аларга акчалата бүләк тапшырыла.

Искәртеп узабыз, Татарстанда территорияләрне бизәү буенча конкурс республика Иҗтимагый палатасы химаясендә һәм «Татар-информ» агентлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә.

Фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев