Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Татарча дөрес язылганмы? Азнакайлылар республика бәйгесендә катнаша ала

Татарстан халкын татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча бәйге игълан ителә.

Ул татар телен саклау һәм үстерү буенча ТР Рәисе каршындагы Комисссия башлангычы буенча 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр  уздырыла. Конкурсның положениесе белән аны оештыручы – Кеше хокуклары буенча вәкил порталында танышырга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен хаталарны һәм төгәл адресны күрсәтеп, – ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә түбәндәге электрон адреска юлларга кирәк: Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru. Шулай ук конкурс модераторы – Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтына да түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: iyali.anrt@mail.ru .

Иң күп  фотоматериал  яки  Модератор адресына килгән  татар телендәге рәсми визуаль мәгълүмат текстларында расланган хаталар турында язма хәбәрләр җибәргән ун җиңүчене дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бүләкләү тантанасы 2023 елның дүртенче кварталында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев