Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

“Мин – кечкенә, әмма төп пассажир!”  бәйгесенә нәтиҗә ясалды

​​​​​​​Редакциябез “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге  җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина белән берлектә игълан иткән видеороликлар бәйгесенә нәтиҗә ясады.

Жюри әгъзалары конкурска җибәрелгән барлык видеоларны энә күзеннән үткәргәннән соң, Аэлита Шәяхмәтованың эшен беренче урынга лаек дип тапты. Видеода укылган шигырьне дә аның әнисе Ләйсән үзе иҗат иткән!

– “Маяк” редакциясе уздырган бәйгеләрдә даими катнашып киләбез. Әлеге бәйге турында ишеткәч, иҗади якын килеп, юл хәрәкәте хәвефсезлегенә багышланган шигырьне дә үзем яздым, – ди ул.

Бәйгедә икенче урынга Әсәй авылыннан Миләүшә Гәрәева лаек булды. Өченче урында – Лиана Хәмидуллина һәм Тимерхан Шәйхуловлар.

Җиңүчеләрнең барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев