Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

“Маяк” бәйге игълан итә

Җәй хозуры

Ямьле дә, гамьле дә, тәмле дә фасыл ул җәй. Әйдәгез әле, хөрмәтле укучыларыбыз, аның хозурында бергәләп рәхәтләник тә, күңелле дә, тынгысыз да печән өстенең, җиләк-җимешләр, яшелчә, гөмбәләр җыйган һәм алардан кайнатмалар, кышка тәмле салатлар ясаган чакларның, балык тотып ял иткән вакытларның иң шәп мизгелләрен фотосурәтләргә төшереп, “Маяк”ның яңа бәйгесендә катнашыйк!

Бәйге номинацияләре:

-печән өсте;

-себерке бәйләү;

-җиләк-җимеш җыю чоры;

-кайнатма әзерлибез;

-балыкка бардык;

-бәрәңге изасы;

-умартачы мәшәкатьләре;

-бакча эшләре;

-йорт, каралты-кура төзибез;

-мал-туар арасында.

Фотосурәтләрне газетабызның azmayak@ mail.ru электрон почтасына “Конкурска” дигән тамга белән, исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне күрсәтеп, 30 сентябрьгә кадәр юлларга кирәк.

Иң яхшы фотосурәтләр газетабызның беренче битендә дөнья күрәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Тулырак мәгълүматны 9-43-57 телефоны аша алырга мөмкин. Конкурсны “ТАТМЕДИА” АҖ филалы – “Маяк” газетасы редакциясе үткәрә.

Конкурсны үткәрү вакыты: 10.07.2021 – 30.09.2021

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев