Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Игътибар: бездә яңа фотобәйге – “Яңа ел кәефе”

Ак карлы кышка аяк бастыкмы, күңел Яңа ел бәйрәмен һәм, әлбәттә, ниндидер могҗизалар көтә, шулай бит.

Бәйрәм тагын истә калырлык булсын өчен без “Маяк” газетасының инстаграм битендә “Яңа ел кәефе” исемле фотобәйге игълан итәргә булдык.

Фото эчтәлеге сезнең фантазиягезгә бәйле. Анда бәйрәм күренеше яисә үзенчәлекле итеп бизәлгән чыршы, балаларның хис-кичерешләре,  кардан әвәләгән сыннар да булырга мөмкин. Иң мөһиме, алардан бәйрәм – Яңа ел “исе” килсен.

Фотоларны редакциянең электрон адресына (aznakaevo-site@mail.ru) җибәрә аласыз. Үзегезнең исем-фамилиягезне, элемтәгә керү өчен телефон номерларын күрсәтергә онытмагыз.

Конкурста һәркем катнаша ала, яшь буенча да чикләүләр юк. Бер катнашучыдан бер сыйфатлы фото кабул ителә.

Инстаграм битендә иң күп “лайк” җыйган фото хуҗасы җиңүче булачак.

Җиңүчеләр 30 декабрьдә билгеләнә.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев