Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Гашыйклар бәйгесе җиңүчеләренә – “Маяк” бүләкләре!

Гашыйклар көне уңаеннан инстаграмда aznakaevo_rt.ru битендә фотсурәтләр бәйгесе игълан иткән идек. Бүген аңа йомгак ясадык.

Беренчедән, бәйгебездә барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Инде җиңүчеләребезне дә әйтеп үтик. Менә алар: 1040 тавыш җыеп җиңүне Виктория һәм Марат Хаҗиевлар яулады. Икенче урында – Динара һәм Марат Закирҗановлар (820 тавыш), өченче урында – Гөлсем һәм Шамил Исхаковлар (760 тавыш). Җиңүчеләргә бүләкләр тантаналы шартларда тапшырылды, кунакларыбыз редакциядән тиз генә китәргә ашыкмады да. Эчкерсез әңгәмә озак дәвам итте, алар редакция, аның музее белән дә танышып, бездә кунакта булудан канәгатьләнеп, яңа тәэсирләр алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев