Эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров Казаннан олы бүләк белән кайтты
БӘЙГЕЛӘР

Эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров Казаннан олы бүләк белән кайтты

Азнакай муниципаль районы эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе, эшмәкәрлек буенча район башлыгы ярдәмчесе бу көннәрдә “Иң яхшы эшмәкәрләр берләшмәсе” (“Лучший Совет предпринимателей”) V Республика бәйгесендә Сәнәгать парклары һәм башка эшмәкәрлекне үстерү буенча инфраструктура объектларын тулыландыруда керткән өлеше өчен Сертификат белән бүләкләнде

Әнвәр Җиһангиров Азнакай районында эшмәкәрлек эшчәнлеге башланганның беренче көннәреннән үк (1997 ел) дилбегә башында торды, бик күп эшмәкәрләргә, фермерларга, кече бизнес вәкилләренә үз эшчәнлеген башлап җибәрүдә һәм дәвам итүдә ярдәм итте. Районыбызда эшмәкәрләр эшчәнлеге һәрвакытта да югары бәя алып килде. Әнвәр Әнсар улы турында тулырак мәкаләне “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.  


Нет комментариев