Азнакай тәрәзәләрендә Яңа ел бәйрәме чагыла
БӘЙГЕЛӘР

Азнакай тәрәзәләрендә Яңа ел бәйрәме чагыла

18 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр онлайн-флешмоб форматында “Яңа ел тәрәзәләре” Бөтенроссия акциясе уза.

Әлеге акциягә Азнакай районы мәгариф учреждениеләре кушылды инде. Мәктәп, балалар бакчалары тәрәзәләрендә бәйрәм бизәкләре пәйда була башлады.

Анда оешмалар, шулай ук шәхси затлар да катнаша ала. #Новогодниеокна хештегы белән фотосүрәтләрне, гаилә традицияләрен яктыртып, социаль челтәрләрдә дә урнаштырырга кирәк. Акциянең максаты да шул – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, Яңа ел бәйрәме гаилә традицияләрен саклау.


Нет комментариев