Салават белән Гүзәлем Миңнехановлар татар эстрадасының иң гүзәл парларының берсе.
Иртәгә, 28 апрельдә, аларның “МИН СИНЕ ОЗАК ЭЗЛӘДЕМ” клибы "Яңа гасыр” телеканалында “Кайнар хит” программасында күрсәтеләчәк.
Тапшыру 10.00-11.00 сәгатьләрдә булачак. Шушы вакытта клиплар өчен тавыш бирү дә оештырыла.
Дуслар, азнакайлылар! Әйдәгез, без дә якташыбыз Салават һәм аның тормыш иптәше Гүзәлемнең клибы өчен үз тавышларыбызны бирик!
Тапшыру дәвамында 8-843-221-58-73 номерына шалтратырга кирәк.
КӘРӘЗЛЕ ТЕЛЕФОН АША ШАЛТРАТУ ДА БУШЛАЙ.
1 сәгать дәвамында һәр телефоннан 300 дән артык тавыш биреп була!
Былтыр Яңа ел бәйрәмнәрендә Салават Миңнеханов клип төшерәм дип Азнакайның Карамалы Елга авылында батып яткан - УКЫРГА
Искиткеч матур, сыйфатлы клипны төшерү берничә айга сузылган. Моны татар эстрадасы йолдызы һава торышының тотрыклы булмавы белән бәйли.
“МИН СИНЕ ОЗАК ЭЗЛӘДЕМ” клибы төрле урыннарда, ә тарихи өлеше Казаннан ерак түгел татар музеенда төшерелгән.
Җыр, әлбәттә, мәхәббәт турында! Клипның сюжетында ике чор берләшә: 1918 нче һәм 2018 нче еллар.
Азакта хәзерге заманда яшәүче Салават XX гасырга эләгә, ә шул чорда гомер итүче Гүзәлем бүгенге көндә уяна... Бәлки, бу төш кенә булгандыр?..
Моны аңлар өчен, клипны үзегез карагыз! ҺӘМ ИРТӘГӘ ТАВЫШ БИРЕРГӘ ОНЫТМАГЫЗ!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Комментарии
Без имени
0
0
отлично где нашли такой старинный дом? молодцы!!!!
Без имени
0
0
Мне клип очень понравился.