Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават Миңнеханов клип төшерәм дип Азнакайның Карамалы Елга авылында батып яткан

Эстраданың парлы җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем Яңа ел каникулларында тик ятмаган, яраткан тамашачысы өчен шәп клип төшергән! "Ай, яй, яй" исемле шаян җырның клибы эчтәлекле, кызыклы сюжетка корылган. Аның төп геройлары турында безгә Салават Миңнеханов сөйләде. - "Ай, яй, яй" - "Кил, кил" җырына төшерелгән клипның дәвамы булачак. Элеккесендә...

Эстраданың парлы җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем Яңа ел каникулларында тик ятмаган, яраткан тамашачысы өчен шәп клип төшергән! "Ай, яй, яй" исемле шаян җырның клибы эчтәлекле, кызыклы сюжетка корылган. Аның төп геройлары турында безгә Салават Миңнеханов сөйләде.

- "Ай, яй, яй" - "Кил, кил" җырына төшерелгән клипның дәвамы булачак. Элеккесендә вакыйгалар җәй көне барса, яңасын кышкы табигатьтә төшерергә булдык. Монда да Азнакай районы Карамалы Елга авылында яшәүче, һәркемгә таныш булган энерджайзер әби белән бабай катнаша. Клипны 2, 3 гыйнвар көннәрендә, нәкъ буран дулап, ишеп кар яуганда төшердек. Хәтта авылда машина белән батып ятарга туры килде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Салават Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, әби белән бабай олы яшьтә булгач, сүзләрне истә калдыру аларга авыррак бирелә. "Бигрәк тә бабайның хәтере начар. Кайвакыт сарайга ни өчен чыкканымны онытып, кире өйгә кереп китәм, ди. Ә үз тормышы турында бик яратып тәмләп сөйли. Азнакайга кайткан саен әби белән бабай янына керергә тырышабыз. Агач өй, өй эчендә мич, мичтә пешкән икмәк - барысы да әкияттәге сыман. Бу йортка килеп кергәч рәхәт булып китә", - ди җырчы.


Яңа клип февраль аенда дөнья күрер дип көтелә.


Эльвира ШАКИРОВА

Источник: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев