Азнакайда елның иң яхшы хатын-кызларын барлыйлар
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайда елның иң яхшы хатын-кызларын барлыйлар

Республикабызда ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» бәйгесе старт алды.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан» бәйгесе Татарстан Рәисе ярдәмендә үткәрелә.

Бүген аның район этабына әзерлек эшләре бара. Хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар бәйгегә – үрнәк әниләрне, мәдәният, сәнгать, мәгариф, фән өлкәсендә югары уңышларга ирешкән, һөнәри эшчәнлектә зур үрләр яулаган гүзәл затларны, җәмәгатьчелек активистларын шулай ук ир-егетләрне тәкъдим итәләр.

Бәйге өч этапта уздырыла. Аның зона этабы декабрь аенда Баулыда үткәреләчәк. Бәйгенең финал тантанасы Халыкара-хатын-кызлар көнен билгеләп үткәндә ТР Рәисе катнашында башкалада була. 

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

 


Нет комментариев