Азнакайда «Әсләм»IX республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайда «Әсләм»IX республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе

Бүген Азнакайның “Тау” яшьләр үзәгендә ир балалар һәм ир-атлар арасында “Әсләм” IX республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе бара.

Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин да катнашты. Ул үз чыгышында бәйгенең яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүдә, Коръәнгә мәхәббәт тәрбияләүдә һәм ислам кыйммәтләрен саклауда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Катнашучылар өч номинациядә көч сынаша:

* Коръәнне тулысынча яттан белү;

* Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү;

* “Һәфтияк Шәриф” китабын яттан белү.

Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр арасында җиңүче гомрә хаҗына юллама белән бүләкләнәчәк. Калган җиңүчеләр һәм призерлар өчен дә кыйммәтле бүләкләр каралган.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев