Актүбә укучылары республика геологлар олимпиадасында иң көчле унлыкка керде
11-17 июль көннәрендә Әлмәт районының «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагеренда яшь геологларның кыр олимпиадасы узды. Быел анда Татарстан, Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән 300дән артык укучы катнашты.
Азнакай районы данын Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе укучыларыннан торган «Авантюрин» командасы яклады (җитәкчеләре – география укытучысы Зинира Шәмсетдинова).
Барлык бәйгеләр нәтиҗәләре буенча актүбәлеләр иң яхшы ундыкка керде.
Яшь геологлар шәхси ярышларда да уңышлы чыгыш ясады. Радмир Галиуллин, Анастасия Яркова һәм Айзилә Гәрәева «Геологик маршрут» бәйгесендә призлы урыннар алды.
Александра Яркова белән Елизавета Есипова исә «Геологик һәйкәлне тасвирлау» номинациясендә призер булдылар.
Шәхси зачетта күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен Александра һәм Анастасия Ярковаларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Команда җитәкчесе Зинира Шәмсетдинова яшь геологлар хәрәкәтен үстерүгә һәм квалификацияле кадрлар әзерләүгә керткән өлеше өчен «Татнефть» җәмгыятенең Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләгенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев