Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Хәрби хезмәткә чакыру буенча язгы чакырылыш рәсми рәвештә игълан ителде.

Язгы чакырылыш кысаларында илнең барлык төбәкләрендә хәрби комиссариатлар эшли башлады. Яңа законнар буенча, чакырылыш алдыннан гражданнар медицина тикшерүен үтә һәм хәрби хезмәткә яраклылык категориясе билгеләнә. Чара 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Быел Азнакай районыннан  60 тан артык ир-егет хәрби хезмәткә  чакырулы. Электрон чакыру кәгазьләре рәсми рәвештә традицион кәгазьләр белән тиңләштерелде. Чакырылыштан качу очрагында катгыйрак административ һәм җинаять җаваплылыгы да кертелде. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Егетләребез  Ватан алдында бурычларын  үтәүгә  җитди карыйлар, чын ирләрчә карар кабул иткәннәр», – ди Азнакай шәһәр комиссары Руфат Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев