Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Ватанны саклау – изге эш

Сәпәй авылының асыл егетләренең берсе булган Динар бүгенге көндә конракт нигезендә хәрби хезмәтен үти

Ватан хакына“Әти-әни кебек, Туган ил дә, туган җир дә – бер генә. Зурмы ул, кечкенәме – газиз Ватаны һәркемгә кадерле, якын. Ә инде шул Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы”.

 

Сәпәй авылының асыл егетләренең берсе булган Динар әнә шундый фикердә. Ул бүгенге көндә конракт нигезендә хәрби хезмәтен үти.

Кечкенәдән әтисе Дамирга ияреп, техника арасында әвәрә килеп, эш тәмен белеп үсә ул. Шуңа мәктәпне тәмамлаганда инде тимер атларны биш бармагыдай белгән егетнең тракторчы-машинист һөнәрен сайлавы юкка түгел. Сарман аграр көллиятендә укыганда да әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерми ул. Уку белән генә түгел, монда да балачактан үз иткән шөгылен ташламый – чаңгы ярышларында актив катнашып, җиңү пьедесталыннан төшми.

Кулына диплом алганнан соң, якташыбыз бөтен булмышы белән армия тормышына “чума” һәм үзен хәрби һөнәрдә таба. Аның килешү нигезендә хезмәт итүенә дә алты ел булган. Хәрби әзерлекне ул башта Оренбург өлкәсендә үтә, аннан Таҗикстанда хезмәт итә, махсус хәрби операциясе башлангач, шунда җибәрелә.

–  Ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда кулга корал алып туган җиребезне сакларга да әзер булырга тиеш, – ди сугыш аланында “Барс” исемен йөртүче батыр якташыбыз.

Аның мондый позывной сайлавы юкка түгел. Үз туган җире, милләте, теле өчен утка да, суга да керергә әзер булган кешеләрнең берсе Динар.

– “Татар” буласым килгән иде, андый исемне йөртүче булгач, “Барс”ны сайладым. Канатлы барс – республикабызның якты символы, халкыбызның яклаучысы ул, – ди Сәпәй егете.

Яу кырында һәм махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән кыюлыклары, Ватан, ил каршындагы бурычларын лаеклы үтәгәне өчен  өчен ул “Батырлык өчен”, “Сугышчан батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләре белән бүләкләнгән.

– Чит җирдә туган якның кадерен тагын да ныграк белә башлыйсың, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән. Авылымны, аның иксез-чиксез басу-кырларын, тауларын, табигатен бик сагынам, – ди бүгенге көндә ялга булган хәрби якташыбыз.

Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс мондый егетләребез барында илебез тыныч, күгебез гел аяз булыр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев