Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР (Ватан хакына)

Үткәнебез дә, киләчәгебез дә данлы

10 ноябрьдә, эчке эшләр органнары хезмәткәре көнендә, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Марат Сибагатов тантаналы җыелышта районыбызның барлык хокук сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр.

Хәрби хезмәт алдынгылары кыйммәтле бүләкләргә, Мактау грамоталарына һәм медальләргә лаек булдылар. Алар санына Полковниклар клубы әгъзалары да керде:
– Хәйруллин Сирень Миңнехәер улы,
– Мәхмүтов Марат Мансур улы,
– Шакиров Илдар Хәлил улы,
– Гайнетдинов Руфат Рәфыйк улы.
Шулай ук Азнакай эчке эшләр бүлеген күп еллар җитәкләгән, СССР Эчке эшләр министрлыгының милиция полковнигы Хәмидуллин Роберт Гыйльмулла улы да бүләкләнде.
Бәйрәм концертында Роберт Хәмидуллинның оныгы белән бергә иҗат иткән яңа җыры да яңгырады. Иҗади сәләт аларның нәселеннән килә дисәк тә ялгыш булмас, чөнки ул кызыклы бер факт белән дә раслана. Роберт әфәнде мәшһүр татар драматургы, шагыйрь, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Таҗи Гыйззәтнең туганы. Әйе, нәкъ шулай! Гадирәк әйткәндә, Таҗи Гыйззәт – Роберт Хәмидуллинның әнисе ягыннан бабасы Фәссахетдиннең бертуган абыйсы.
Татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе булган Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтуллин (1895 – 1955) хәзерге Әгерҗе районы Барҗы Омга авылында туа. Роберт Хәмидуллин да шушы районда үсә, һөнәри чыныгу ала.
Татар әдәбиятын сөючеләр Таҗи Гыйззәт иҗатын бүген дә хөрмәт итәләр, өйрәнәләр. Ул туып үскән җирлектә 2003 елда музей ачылган. Шулай ук Әгерҗенең үзәк мәйданында Таҗи Гыйззәтнең бюсты урнаштырылган, бик күп истәлекле экспонатлар тупланган музей эшли. Татар классигы исеме Казан шәһәренең бер урамына бирелгән.
Сүз уңаеннан, Азнакай урамнарының берсе дә бу күренекле шәхес исемен йөртә.
Полковниклар клубының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев