Урманай авылы үзенең уңган халкы, батыр, курку белмәс уллары белән данлыклы.
– Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында безнең иминлекне саклаган егетләребез белән аеруча горурланабыз. Шушы көннәрдә ялга кайткан кыю йөрәкле авылдашларыбыз белән авыл клубында бик җылы очрашу уздырдык. Илмас Мөхитов һәм Ришат Әхмәтнуровның кыюлыгы, Ватанга тугрылыгы, үз бурычларын намус белән үтәве һәркемдә соклану уята. Очрашуга килгән авылдашлар егетләрдән яу кырындагы хәлләрне сораштылар. Җиңүне якынайту өчен бар көчен куйган яугирләр үзләренең хәрби тормышлары турында сөйләделәр, гуманитар ярдәм җибәреп торган якташларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашу әнә шулай җылы шартларда, бик җанлы үтте. Урманайлылар авылдашларын күреп куанып утырдылар. Дөньялар тынычланып, гаиләләрегез янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сезгә, курку белмәс батырларыбыз! – ди китапханәче Гөлгенә Хәйбуллина.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев